Мухаммет Магдеев

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…


Скачать книгу

карт. – Өч-дүрт көнгә хәтле бүреген алмасын иде… Белсен иде Европалар безнең агай-эненең кем икәнлеген!

      Төш шул урында өзелә.

      Ләкин фельетонда инде милләтчелек идеологиясенең «җәрәхәте» ачыла: ул – хыялый дөнья, искелек, прогресска каршы тору. Бу чор әдәбиятында бигрәк тә Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Ш. Камал иҗатында кадимче дин хезмәткәрләрен тәнкыйтьләү көчәеп китә.

      Ш. Камал фельетоннарының берничә үзенчәлеге игътибарны җәлеп итә. Арадан берсе – аның иҗат темпы. «Вакыт» ны актарганда, кайчан Ш. Камалны биш-алты айга «югалтып» торасың. Идарәнең хисап эшләре аны шулай күмеп ташлыймы? Әллә ул туачак әсәрләрен әлегә башында гына йөртәме? Һәрхәлдә, беркөнне аның әсәре күренсә көт тә тор: болар, тоташ бер цикл булып, көн аралаш китәчәкләр.

      Ш. Камал «Вакыт» та беренче тапкыр 1909 елның 10 декабрь санында күренә. 1910 елда кызык кына хәл: газетаның 643 нче саныннан 709 нчы санына кадәр ул сан аралаш басылып тора. Бу чорда аның тоташтан 23 әсәре – иң үткен фельетоннары («Холир», «Нидер җитми иде», «Сәмруг кош» һ. б.) дөнья күрәләр. Сокланырлык темп бу! Бераздан Ш. Камал күпмегәдер югалып тора. Әллә «Акчарлаклар» га тотынганмы ул? Һәрхәлдә, 1911 елда Ш. Камал бер-ике җитди әсәре белән генә күренә. 1912 елда аның фельетоннары тагын басыла башлый. Бу юлы инде җитди хикәяләр белән аралаштырып. Һәм тагын шул ук гаҗәеп темп: газетаның 988 нче саныннан 1029 нчы санына кадәр уртача һәр дүртенче санда Ш. Камал фельетоннары, хикәяләре тоташ агым булып бара. Бераз гына калышып, шундый темп 1913 елда да дәвам итә. Бик гыйбрәтле хәл бу: димәк, Ш. Камал язучы булып 26–28 яшьләрдә тәмам формалашкан.

      Фельетон геройларына исем бирү мәсьәләсендә Ш. Камал башкалардан аерылып тора. Без, фельетон язганда, гадәттә, әсәрне көлкелерәк итү максатыннан чыгып, геройларга Котбетдин, Габделмөлек, Гали Галиеч, Кәли Кәлиеч кебек «мәзәгрәк» исемнәр тагабыз. Бер-береңне кабатламас өчен, әллә никадәр хикмәтле исемнәр табып, әйләнешкә кертергә мәҗбүр буласың. Ш. Камалда бик кызык күренеш: татар тормышындагы искелек калдыкларын, комик күренешләрне фельетоннарына керткәндә, ул нибары ике-өч исем кулланган һәм шулар белән көндәлек күренешләрне типик образларга туплап бирүгә ирешкән. Арадан иң популярлары – Таз Вәли һәм Гайнетдин. Нәгыйм исеме дә еш очрый. Шулардан элекке татар динчеләре, милләтчеләре, буш куыкларның җыелма сатирик образлары туган. Бу – язучының үзенә хас бер алымы.

      Югарыдагыларга йомгак ясап, шуларны әйтергә кирәк: либераль буржуаз матбугат шартларында системалы рәвештә татар милләтчеләрен, динчеләрне, мөселманчылык торгынлыгын тәнкыйть итүе Ш. Камалның гражданлык кыюлыгы әле. Фельетон жанрында эшләү аның игътибарын һәрвакыт тормыш хәрәкәтенең иң актуаль мәсьәләләре тирәсенә туплый.

      Ш. Камалның көн кадагына сугып барган үткен телле фельетоннары белән кайбер сатирик новеллалары арасында аерманы билгеләү бик кыен. Мәсәлән, аның бүгенге көндә новелла дип атап йөртелә торган «Холера вакытында», «Депутат» әсәрләре заманында фельетон дип тәкъдим ителгәннәр. Болар татар