эчеп алгач, әнә кая барып чыкты. Иң авырткан җиренә, өзлексез сызлап торган ярасына кагылды Мирсәетнең. Халкының кимчелекләрен дә, башкаларга караганда өстен якларын да бу әрмәнгә караганда ул яхшырак белә. Әмма халкын һичкайчан һәм берәүдән дә мыскыл иттермәячәк.
Мондый җавапны көтмәгән идеме – журналист егет шунда коелып төште, берара сагаеп, Мирсәеткә карап торды.
– Гафу ит, Мирсәет!.. Син мине дөрес аңламадың. Халкыңны рәнҗетү уема да кермәде. Идел буе татарларының безгә яманлык эшләгәне юк әлегә. Болай, сүз иярә сүз чыгып кына әйтүем…
Егетнең акланырга керешүен өнәп бетермәгән Мирсәет аны бүлдерергә ашыкты.
– Ярар, – диде ул, ябык ишеккә аркасы белән сөялеп. – Тыңлыйм, фикереңне дәвам ит.
– Сез дә шул безнең әрмәннәр кебек чәчелгәнсез, сибелгәнсез… – диде Арам, офтанган булып.
Аның сөйләгәннәрен тыңлап тору никадәр генә кыен булса да, Мирсәетнең күңеленнән бер уй йөгереп узды: моның сүзләрен шыр ялган дип кенә булмый бит, бар, барысы да бар татарларда… Ләкин ул хакта ләм-мим сүз дәшмәде.
Дүртенче бармагын бөгеп куйды Арам. Бусы милли горурлык хисе булды. Бәхәсләшүдән файда булмас, әйдә, үзенекен итсен шунда…
– Инде бишенче бармак калдымы? – дип, Мирсәеткә текәлеп янә тирән сулыш алды егет. – Революция, партия һәм подполье дигән нәрсәләр дә әллә бар, әллә юк синең өчен. Бөтен Кавказ гөр килә, Мәскәү, Петроград шаулый, ә син битараф… Бәхетле кеше син, Мирсәет!
Әллә мыскыл итүе, әллә ихластан сөйләшүе – ачык кына төшенерлек түгел. Кызмача егетнең ни әйтергә теләгәне аңлашылып бетмәде.
– Революция… Подполье… Партия, – дип, аның артыннан кабатлады Мирсәет. Бу сүзләрне тәүге кабат ишеткән диярсең. – Минем битарафлыкны яхшы дип саныйсыңмы син, әллә начармы?..
Сак кына егетнең кылларын чиертеп карау иде нияте. «Баку» газетасының үтә консерватив, буржуаз булуы күптән мәгълүм ич аңарга. Шуңа авыз ачып сүз әйтү түгел, революция хакында фикер генә йөрткәндә дә зур саклык белән эш итәргә күнеккән иде ул әлеге диварлар артында.
– Большевиклар дөньяны болгатырга җыена. Илне таркатырга, һәммә милләтне үзләренә буйсындырырга, кешеләрнең байлыгын тартып алырга, – дип, кызып-кызып аңлатырга кереште журналист егет. – Ничек шуларга битараф буласың?! Фаш итәргә, дөмбәсләргә тиеш без аларны. Син дә шул эшкә кушылсаң, редактор эш хакыңны күтәрер, мине яраткандай яратыр үзеңне.
Шулай җиңел генә сатыла торган кеше дип уйладыңмы мине, Арам…
– Алай икән… – диеп, авызын ачып баш кагып куйды тагы үзе. Бәхәсләшү, аңлатырга, төшендерергә тырышу өчен, урыны кулай түгел иде.
Шулай, онытыла язган фоторәсемнәрне искә төшереп, Арам өстәл янына атылып барды һәм Мирсәетне дә чакырды:
– Монда… Монда кил әле син, Мирсәет… Күрәсеңме, менә бу беренче рәсемдә Коба үзенең никахлашкан хәләл җефете Като Сванидзе белән утыра. (Мирсәетнең белмәве гаҗәп түгел, «большевикларны фаш итәргә» җыенган Арам үзе дә, күрәсең, Сталинның беренче хатыны Като Сванидзеның, Яков исемле улын калдырып, унсигез