тиешле. Дин кануннары рөхсәт иткән кадәрле милли культураларның тигез үсүе өчен дә, бердәй шартлар тудырылу зарур… Әмма әлегә без бу чын демократик кануннарга нигезләнгән бинаның нибарысы диварларын гына торгызабыз. Чор катлаулы, илдә күк күкрәвенә охшаш авазлар да ишетелгәләп тора. Җирләрне тетрәтеп һәммәсен җимерергә, себереп түгәргә, динебезне тамырдан корытып, яңа диктатура торгызырга ният кылучылар ишәйде…
Оратор, кәгазьләреннән аерылып, бермәл залга текәлеп карап торды. Үзен дикъкать белән тыңлауларына инангач, ышанычлы рәвештә дәвам итте сүзен:
– Диктатура диктатура инде ул. Нинди генә лозунг астында булмасын, ул демократияне алыштыра алмас, ватандашлар. Шуңа да мин сезне, үзегезне берләштергән ислам хакына, бердәмлекне сакларга, төрле анархия коткысына бирелмәскә, азат илнең тигез хокуклы халыклары һәм гражданнары булып яшәргә чакырыр идем…
Профессор Котляревскийның сүзләрендә дөреслек бар да кебек, әмма аның ихласлыгына ышанып бетмәде Мирсәет. Бу чыгыштан соң күңелендә ниндидер төер, канәгатьсезлек калды. Әмма әлеге канәгатьсезлекнең нидән гыйбарәт булуын әле ачык кына үзе дә аңлап җиткермәгән иде булса кирәк. Мәшһүр әдип Гаяз Исхакый сүз алгач кына, шикләнүләренең асылына төшенде.
– Гаяз әфәнде, афәрин… Афәрин, Гаяз әфәнде… – дип, озакка сузылган алкыш белән каршы алдылар язучыны.
Трибуна артына европача ыспай кара «тройка» дан киенгән уртача гәүдәле зыялы зат күтәрелде. Гәүдәсен туры тотып, ашыкмый, ипле, әмма ышанычлы, нык адымнар белән узды ул. Муен тотышлары, аяк атлауларыннан ук аның нык рухлы, җил-яңгырга бирешмәслек иманга ия шәхес икәнлеге күзгә ташланып тора иде. Урта яшьләр чамасында гына үзе, әмма татарча кырылган сакал аңа мәһабәтлелек һәм ил агаларына тиң мәртәбә дә өсти сыман. Ул, трибунаны колачлап алырга теләгәндәй, кулларына таянды да, күзләрен кыса төшеп, сынаулы караш белән залны айкап чыкты.
Зал шым булган, зал көтә – Гаяз әфәнде буш сүз сөйләмәс!
– Мөхтәрәм кардәшләр… Газиз туганнарым. Менә, ниһаять, безгә дә, шушы рәвешле, мәртәбәле мәҗлескә җыйналулар насыйп булды, – дип башлады ул чыгышын. Бөтен залны әүвәлгечә, аять укыгандагыдай, сихерле тынлык биләп алган, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган делегатлар, күрәсең, Гаяз әфәнденең, олы язучы булуы белән бергә, милли азатлык хакына патша төрмәләрендә байтак гомер череткән каһарман икәнлеген дә беләләр иде булса кирәк.
Мирсәетнең кызыксынуы да чик-чамасыз. Мәшһүр әдипне аның беренче кат күрүе. Әмма Гаяз Исхакый хакында ул күптәннән ишетеп белә. Фатих Әмирхан бик яратып сөйли иде аның хакында. Тартылып-омтылып куйды ул сәхнәгә таба.
Тик бу юлы да каршысында басып торган ефрейтор артык онытылырга ирек бирмәде, җилкәсе белән читкә тибәреп куйды:
– Муенга менеп кенә атланасың калды. Нәрсә, буржуй күргәнең юкмы әллә… ата милләтче?..
Җавап бирергә кирәк тапмады Мирсәет, уңса да уңды инде күршедән. Нишлисең, күрше – хатын түгел, аны сайлап алмыйлар.