дип тынычландырырга тели аны Мирсәет.
– Сер дисең инде алай булгач…
Төтен арасыннан янә сынаулы караш текәлә.
– Әйе, иптәш Сталин, сер булып калачак.
– Бары үзең генә белгән нәрсә сер була ул, иптәш Солтангалиев. Ике кеше белгәндә инде, бигүк сер булып җитә алмый торгандыр…
Большевик большевикка ышанмый, ничек шулай булырга мөмкин, дип уйлап куя Мирсәет. Әмма бүтән бер сүз әйтми. Үзенә шул рәвешле шикләнеп карар өчен нигез биргәне юк ич әлегә. Хәзер ул нәрсә генә әйтсә дә, аның сүзләре аклану сыман кабул ителәчәк.
Аның дәшмәве Сталин өчен дә көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты булса кирәк. Берара ни дияргә, нәрсә кылырга белмичә югалып торды кебек ул да… Аннан, төребкәсен бер читкә куеп, көл савытын каршысына тартып китерде, Мирсәет күрсәткән фоторәсем һәм кәгазь кисәкләрен вак-вак кисәкләргә ертып, шырпысын сызды.
Мәрхүмә хатыны белән төшкән фоторәсемне дүрткә бөкләп ерткан чакта тетрәнеп, калтыранып китте Мирсәет. Рәсемнең ни гаебе бар, дип дәшүдән чак тыеп калды үзен. Берни аңлый алмады ул, Сталин өчен кадерле истәлек булыр дип уйлаган иде әлеге рәсемне.
Аерым бер пөхтәлек, салкын битарафлык белән башкарып чыкты Сталин бу эшне. Һәр кәгазь, фоторәсем кисәге янган саен, аңарга җиңелрәк була бара сыман иде… Үзенең үткәне белән хушлаша югыйсә… Ниһаять, иркенләп сулыш алды – савытта көл кисәкләре генә өелеп калган иде.
Рәхмәт әйтеп тормады Сталин. Грузин акценты белән мыегы астыннан мыгырданып куйды:
– Барны юк итеп була ул. Юкны бар итеп булмый…
V
Мирсәет Солтангалиевнең шәхси биографияләрендә бөтенләй диярлек искә алынмаган ун көн бар. Ул хакта үзе генә түгел, аның хакында язарга алынучылар да ләм-мим сүз катмый уза, гадәттә. Ун көн – нәрсә ул! диярсез бәлки… Килешәм, айларын, елларын гына түгел, гомерен заяга уздырган затлар да аз түгел…
Әмма игътибардан читтә калып килгән ул көннәрне, 1917 елның 1–11 май көннәрен, Мирсәет язмышында тарихи әһәмияткә ия вакыт аралыгы дип карау хата булмас. Юк, Солтангалиевнең ялкынлы нотык сөйләп йөзләгән-меңләгән эшче-крестьян вәкилләрен авызына каратып торган көннәре түгел бу. Хәрби батырлыклар кылган, революцияне яклап көрәшкә ташланган, җиңүгә ирешкән сәгатьләре дә алда әле…
Димәк, 1917 ел. 1 май иртәсе. Мәскәү. Шәмси Әсәдуллаев йорты. Бөтенроссия мөселманнарының Беренче съезды ачылырга бер сәгать-сәгать ярым вакыт калып бара. Яз. Бөреләрдән яңа җәйнең тәүге яфраклары каш сирпегән мизгел. Кояш нурларында балкыган урам һәм бульварлар халык белән тулган. Мәскәү татарлары, шул рәвешле, илнең төрле төбәкләреннән җыелган кунакларны – съезд делегатларын – милләттәшләрен, дин кардәшләрен каршылый.
Милли һәм сәяси оешмалардан, дини җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгърифәт әһелләре, аерым төбәктә яшәүче халык вәкиле буларак сайланган делегатлар – барчасы 450–500 дән артмас дип көтелгән булса да, инде теркәлүчеләрнең генә дә гомуми саны 800 дән узып бара. Арада хәрби киемнән килгән солдатлар да шактый күп күренә.
Югары