беркетелгән түбә тимеренә күгәрчен кунаклаган икән. Аны Каштан көш тә көш дип кугандай итә, күгәрчен, исе дә китмичә, утырып торуын белә.
Ринат, килеп туктагач:
– Син нәрсә? Яңа төр күнегү уйлап чыгармагансың бит? – диде.
Һаман да өскә карап, кулларын изәгән Каштанның сары сипкелләре ялтырап киткәндәй булды. Ул күгәрченнән күзен алмый гына җавап бирде:
– Әй-йе…
– Сиңа тими ич ул, утыра бирсен шунда.
Каштан, ялт борылып, Ринатка карап алды.
– Ничек тимәсен? Кунаклаган җиреннән минем башка йомышын йомышлап утырсын да… – Ул өстәл өстендәге калай детальгә ишарәләде. – Менә монда да тамды…
Зайцев түзмәде, болай да кысык күзләрен йома-йома, эчен тотып көлде.
– Иптәш мастер! – дип, Каштанга төртеп күрсәтте. – Аны шулай күгәрчен саргайтып бетерде…
Көлешеп туктагач, Ринат Зайцевны читкәрәк дәште.
– Толя! – диде ул, аның җаена керергә тырышып. – Беләсеңме, эш бик җитди, ничек кенә булмасын, дүрт створка кирәк булачак…
Зайцев җавабын бирергә ашыкмады, уйлап алгач, сүзен өзеп:
– Өч! – диде.
– Дүрт кирәк… – Ринат, аңлыйсыңмы дигәндәй, аңа карап алды.
Зайцев килешергә теләми башын чайкады.
– Өч әзме?
Ринат:
– Син нәрсә? – дип гаҗәпсенә төште. – Әз. Парсыз өч створка белән ике реверс җыеп булмаганын син белмисең инде?.. Толя! Чынлап сөйләшик әле.
– Ә мин уйнап сөйләшмим…
«Чая, нибуч… Барысын күреп, сизеп торалар. Потаповның йогынтысы сизелә… Бәясен белеп, бик эре сөйләшә. Коры кул белән тотармын димә, шома. Бизмәнен үз ягына каера…»
Зайцев, ә нәрсә, норманы үтәгәч дигәндәй, баскан урынында тик тора алмый җилкенеп алды.
– Потапов сезнең янда булдымы? – диде Ринат, экспортка дигән створканы истә тотып.
Зайцев нәрсәгә ишарә ясалуын аңлап алды.
– Эшләдек инде…
– Менә күрәсең, теләсәң, барысын да эшләп була икән. Тик…
Ринат, үз итеп, кулын аның иңбашына салды.
– Нәрсә, Толя? Уйлаштык? Кешеләреңә сүзең үтә. Премия бүлгәндә, исәпкә алыныр.
Шулай да Зайцев килешергә ашыкмады. Берничә минут үткәч кенә, эшлекле төс белән:
– Ярар, карап карарбыз… – диде.
Ринат, макетчылар турына килеп җиткәч, барган җиреннән шып туктап калды. Әйе, аларны һич тә игътибарсыз калдырырга ярамый иде. Ике реверсны да өлгертә алырлармы? Ул икеләнүле уйлары белән алар ягына карады. Дүрт аяклы түгәрәк өстәл кысасыдай эшләнгән тимер күтәрмәдә реверс механизмы җыела. Ул койрык ягы чабылган галәмәт зур балык түшкәсенә охшый. Күтәртмә астыннан бу «балык» эченә кереп эшләүче макетчыларның аяклары күренеп тора иде.
Ринат, борылып, алар янына килде. Кулына күтәртмә читендә яткан ачкычны алып, корпус стенасына каккалап алды. Бу – егетләргә туктап торырга, сөйләшәсе барына ишарә иде.
Реверс макеты эченнән чыккан Якимов башта танкистларныкына охшаш шлемын салды, баш түбәсендәге ачык «алан»ы уртасында берничә бөртек