Син шуны бел: акчадан өстен нәрсәләр дә күп. Сиңа: «Менә бу, ичмасам, кеше!» – дип, ачык йөз, хөрмәт белән карый да алсыннар. Шул нәрсә бик кыйммәт. Сиңа, мөгаен, материаль ярдәм, курортка путёвка сорап кергәндә яки тегесе-бусы кирәк булганда каршы төшсәләр, бер дә ошамас иде. «Булмый!» – дип, үзеңне кире борсалар, тешеңне шыкырдатыр идең.
Теш шыкырдатуны искә алуга, Якимовның авызы ерылды. Күрәсең, ул Мулицынның гадәтләрен белә.
Болай бәхәскә керү бик юньле нәрсә түгел иде, шуңа күрә Ринат үзен тынычланырга мәҗбүр итте һәм конкрет тәкъдим кертте:
– Алайса, болай. Сезгә кырыгар сум. Әмма ай ахырына кадәр реверс җыюда бернинди тоткарлык булырга тиеш түгел. Калып эшлисезме? Өченче сменага килепме? Барыбер. Вакытны үзегез җайлыйсыз.
Якимовның пеләш маңгаенда сырлар исәп-хисап ясаудан тибрәлеп алды, һәм ул, авызын ерып:
– Монысы – менә бүтән сүз… – диде.
7
Иртәдән кырылган кәеф үзенекен итте: күңел, таңда авыр гына таралган томандай, тиз генә ачылып китә алмады. Көндәлек ыгы-зыгылар, берсе артыннан икенчесе өстәлеп торган мәшәкатьләр дә Ринатның рухи халәтен артык үзгәртә алмады. Эчтән пыскып, көйдереп торган борчу калды, шул көндәгечә дәртләнеп эшләргә ирек бирмәде. Әмма Ринат эшкә зыян китерергә тырышмады. Ул, көндәгедән күбрәк алҗуын сизеп, эш бүлмәсенә керүгә, дөп итеп урынына килеп утырды, терсәкләре белән өстәлгә таянып, башын ия төште. Өстәлдә секретарь кыз кертеп калдырган атналык график ята иде. Андагы саннарга күз йөртеп, шимбә көнгә дә ике реверс тапшырасы икәнен күргәч уфтанып куйды: «Язып куярга җиңел, башкарып чыгуы ай-һай…»
График читкәрәк этелде. Бөтен мәшәкатьләрен онытып, беразга тынычланып каласы килде. Бүлмәдәге бердәнбер тәрәзәгә караш ташлады. Ике берләшмә арасын бүлгән койма буйларында үскән тирәк агачлары, кояш нурларына кинәнеп, салмак кына мамык очыралар иде. Газоннардагы яшел чирәм күзне иркәли. Күңел дигәнең, ялыктыргыч тимер чыңнарыннан, шау-шулардан арынып, ихтыярсыздан табигатькә тартыла, күкрәкләрне тутырып саф һава сулыйсы килә иде. Ринат үз-үзенә: «Техника заманы, цивилизация!.. Шәп тә, куркыныч та», – дип куйды. Нишләмәк кирәк? Тормыш плюслар һәм минуслар бәрелешеннән тора… Бу минутта ул үз иркенең нәрсәгәдер бәйле һәм чикле булуын тойды. Әйтерсең лә тыны кысыла, һава кирәк, һава! Ул – тереклек нигезе, безнең яшәеш…
Шулвакыт, тузан сарып тоныкланган тәрәзә рамнарын дер селкетеп, күрше берләшмә биләмәсеннән күтәрелгән самолёт үкерүе ишетелде. Ринатның чәч төпләренә кадәр чемердәп китте. Бераздан самолёт күктә пәйда булды, кояшта ялтырап алды, ерагая-ерагая күздән югалды. Күз алдында янә тонык тәрәзә пыялалары торып калды.
Ринат иртән торгач, бер тәрәзәле бүлмәсендә дә, тын калып, яктыга сусап, урамга карап тора. Кайчак Хәниясе уянмаган да була. Йөренә башлагач, ул да теләр-теләмәс кенә тора. Савыт-саба шылтырый башлый. Берсендә Ринат, парланган, тонык тәрәзәгә карап, Хәниясенә үртәлде: «Торгач та, шушы тәрәзәләрне сөртеп җибәрсә, ачылып китәр иде. Әйтсәң тагы дәшми йөрерме икән?»
Әле беркөнне дә кичтән бераз «төчкерешеп» алганнар иде.
Хәния, кечкенә Зөлфияне йоклатып җибәргәнче дип, утны сүндерде дә кызы белән караватка ятты. Ринат