утыз тиен кызган инде… Эш сыйфатына бәйләнгәч: «Нинди норма – шундый форма», – диюе юкка гына түгел, ахрысы. Комсызлык чире йоккан. Бер мәртәбә: «Нигә өйләнмисез?» – дигәч, «Аерыла калсаң, байлыгыңны аңа өеп калдырыргамы?» – дип кенә җибәрде…
Якимов белән Мулицын һаман әле кайтмыйлар. Ринат, аптырап, пролётка чыгып карады. Тегеләр күренмәде. Борылып керим дигәндә генә, ниһаять, чаттан килеп чыктылар.
– Сез нәрсә? – диде ул, ачуын көчкә тыеп. – Ярты сәгатькә дип киттегез дә…
Якимов, гафу үтенгәндәй, кулларын күкрәк турына куйды:
– Әз генә соңардык, сез борчылмагыз, без үзебезнекен эшләргә өлгерербез, – диде.
– Сездән соң да күпме эше кала әле аның…
Егетләр дәшмәде. Якимов артыннан сүзсез генә ияргән Мулицынның җилфердәгән буш чалбар балагы тез артыннан кадакка эләгеп ертылган иде. Алюминий чыбык белән «тегелгән» җөй уңга да, сулга да чайкалып барды.
9
Ринат, үз-үзенә урын таба алмыйча, тегендә-монда сугылды. Вакыт узган саен гасабиланды: нишләргә? Реверска капкачлар кирәк. Хет суй, кис… Әллә кабат Бәһрам белән сөйләшеп карыйсы инде? Бәлки, тыңлар?.. Юк, ике сөйләшергә яратмый. Киресе килеп чыгачак… Вәт сиңа Сөләй, тотып селкисе җан… Тәки күренми бит. Сәгать инде ике тулып килә. Икенче сменага да килмәсә?.. Чыннан да, үзем барып кайтмый булмас. Туган авылына. Кадышевога.
Шундый карарга килгәннән соң, автобус белешер өчен, берләшмә диспетчерлыгына шалтыратырга дип чыгып кына киткән иде, кире уйлап бүлмәсенә әйләнеп керде.
Бу вакыт Сөләй сыраханә төбенә килеп туктаган иде. Чиратта халык күп булмавы кәефенә бик хуш килде. Төгәл санап тыгылган ике сум илле тиен акчаны кесәсеннән капшап карады. Ишек төбенә килеп җитәрәк, әче сыра исе белән аралашкан тынчу һава борынын ярып керде. Таныш-белешләр күренмәде. Алдында яше кырык тирәләрендә булган ябык гәүдәле, үзеннән бераз тәбәнәгрәк бер кеше басып тора. Эссе булуга карамастан, шактый бушап калган костюм кигән. Аксыл-сары чәче тарак кермәүдән киезләнгән. Бу кыяфәтенә карап, Сөләй аны эш кешесе түгел дип юрады. «Беткән бу, кадерсезлеккә чыккан», – дип, гыйбрәт алырга теләгәндәй, үз-үзен шелтәләде. Ничек тә эшләргә кирәк. Болай сәрхушланып йөреп кем ота? Ә сүзе күпме?..
Сөләй кулын, ияләнгән гадәтенчә, аска селтәде. Шулвакыт теге кеше, аңа яны белән борылып, уч төбенә җыйган вак акчаларын берәмтекләп санарга кереште. Кулы бер тиен акчаны эләктерергә тилмереп калтырый иде. Тырыша торгач, бакыр тиеннәрен бер учыннан икенчесенә күчерде, бермәл уйланып калды. Аннан кинәт Сөләйгә күтәрелеп карады. Күзләре эчкә баткан, башына сугып миңгерәткән кешенекедәй тонык, нурсыз иде. Сөләй аның нәрсә теләгәнен шундук сизенде.
– Что? Не хватает что ли? – дип дәште.
– Да, малость, – диде теге, чак кына телен әйләндереп.
– Сколько?
– Семь копеек.
Сөләй, кесәсеннән ун тиен чыгарып, аңа сузды.
Теге, акчаны алуга, «Рах-мат!» дип, киезләнгән башын иде.
Чират җиткәч, Сөләй банкасына агызган