Кылыч Сайяди

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана


Скачать книгу

иде – Баһир,

      Бу сүз булмады аннан яшерер сер.

      ТАҺИРНЫҢ ШАҺКА ҖАВАП БИРГӘНЕ

      Бу сүзләрне диде шаһ, кылды ахыр,

      Хөрмәтен кылды һәм утырды Таһир.

      Диде Таһир: – Минем бер-бер сүзем бар,

      Әгәр тыңласаң, әйтәм, шаһ-хөкемдар.

      Ул сүзем шул: сөйләсәм, бер ятим мин,

      Ятимлек кайгысыннан саргаям мин.

      Үзем – Таһир һәм бу сүзнең әшнәсе,

      Әйе, Зөһрә – падишаһ, мин – бәндәсе.

      Үзем чарасыз Таһир көчсездәнмен,

      Бу гыйшык кулында бары җанаш мин.

      Гәрчә дә бәндә, бичарадырмын,

      Бу гыйшык зарында борчулыдырмын.

      Һәм гаеп кылма мине, һай, Бабахан,

      Үзең кылдың атама антың-иман.

      Шәфкать кыл безнең кимчелегебезгә,

      Рәхим-кәрәм кыл безнең каныбызга.

      Үзең кайгыртулык кыл җаныбызга,

      Безне ирештер Зөһрә ханыбызга.

      Ахырда шаһның эшенә әсәрен

      Укып, Таһир кылыр йөз аһын-зарын.

      ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ

      Бу ялгызлык хәсрәтеннән йөрәгем кандыр, шаһым,

      Безгә – хәсрәт, сезгә – һәрчак җан рәхәтедер, шаһым.

      Омтылыш итәм хезмәткә, даим әзер торамын,

      Яхшы итеп кыл хөрмәтең, миңа миһербан, шаһым.

      Гәүһәрдәй кем синдә бардыр, бирмә надан кулына,

      Белмәс аның кадерене ул, күр, надандыр ул, шаһым.

      Карап-күреп гиздем бу Татар иле яхшыларын,

      Яхшыларның эчендә ул яхшыдан яхшы, шаһым.

      Хак Тәгалә күркәм итеп бирде сиңа бер яшь гөл,

      Бәндә Таһир гүя былбыл, зар һәм хәйрандыр, шаһым.

      Гомер хасыйле булыр, белдек, бу Зөһрә – назлы яр,

      Үптең аның иреннәрен, Бәдәхшан якуты, шаһым.

      Падишаһым, яр белән эчтек бу кайгы шәрабын,

      Телә – үтер, телә – көйдер, җаным корбандыр, шаһым.

      Ничәләр теләк кылып, синнән теләрләр байлык-мал,

      Бу – Сайяди, күп догасы, болганган җандыр, шаһым.

      ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫ ШАҺ ХУБАН КИЛЕП, БАБАХАНГА АНТТАН СЕР ӘЙТКӘНЕ

      Бу серне әйтергә килде шаһ Хубан,

      Ничә сүз сөйләде, күзе яшь тулган.

      Һәм елап диде: – И шаһ, яхшы зат,

      Ни эшне кылдыгыз, монда ни сәбәп?

      Бу Баһир белән кылдың ант һәм шуннан,

      Шартың да шул иде, и вәгъдә – иман.

      Ятимбез һәм әсирбез, һәм ятимбез,

      Ятимлектә сез ятимдәй ятим без.

      Ятимнәр хакына кылма җәфаны,

      Кеше күрмәс бу дөньядан вафаны.

      Гәрчә дә булса бер көнлек вафасы,

      Янә йөз тапкыр күп булыр җәфасы.

      Бу дөнья биш көнлек, ун көн булмастыр,

      Бу таҗ, солтанат – барчасы буштыр.

      Ышанычсыз дөньядыр, кылма рәнҗеш,

      Ятимнәргә үзең булчы ышаныч.

      Синнән электә кем күрде вафасын,

      Әмма дә шактый күрделәр җәфасын.

      Бу әйткәне ахрында бер газәл бар,

      Моны һәм әйтте, елады бик күп зар.

      ШАҺ ХУБАННЫҢ ГАЗӘЛЕ

      Падишаһым, син ишет, борынгы дәверләр кайда?

      Безнең белән дәгъва кылган антлар