сүзләргә колак салмадылар һич,
Күкләр Таһирның эшене кылыр һич.
Диде шаһ: – Килсен балтачы осталар,
Ясасын сандык буена бәрабәр.
Ул җирне белде Зөһрә, барды шулчак,
Бу осталарның каршына ул кыз хак.
Диде: – Сандыкны ныклап мүкләп яса,
Моның эченә үтмәсен тамчы да.
Эченә кермәсен су бер тамчы да,
Бирермен энҗе-мәрҗәннән барчаңа.
Әгәр үтсә, барчагыз суйдырырмын,
Салып утка, барчагыз көйдерермен.
Ясады болар сандыкны бик тә нык,
Алып китерделәр шаһка шулвакыт.
Бу сандыкны соратып күрде солтан,
Ясауллар16 аның алдында күп сан.
Диде: – Таһирны бу сандыкка салып,
Ыргытыгыз аны, дәрьяга барып.
Һәм алып чыктылар солтан катыннан,
Юдылар Таһир йөзен күз яшь белән.
Яшьләтеп күзен, һәр якка карады,
Шулай караган якка сагыш акты.
Һәм алып бардылар дәрья ярына,
Болар ут салдылар Зөһрә җанына.
Ишетеп, шәһәр-иле һәм үтенеп,
Аяк астында калып үлделәр күп.
Диде бәкләр: – Күр инде бу заманны,
Күр дөньяда шушы якты җиһанны.
– Бу көн миннән сәфәр кылыгыз, дуслар,
Гүзәлемнән чөнки аерылдым, дуслар.
Һәм бардыр ярдан ничә сорарым,
Шулай елап әйтим бу үгет хәлем.
Каршына ул заман килде гүзәле,
Һәм дә елап әйтер иде ядкяре.
Ул елап диде: – И энҗе кылынган,
Булдык бер-беребездән аерылган.
Тагын күрерменме мин, ярым, йөзең,
Атама төшсен бу бәхетсезлегең, –
Диде, бу газәлне исенә алды,
Ишеткәннәр бары аһ-зарын кылды.
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
Айа дустым, бу көн дивана булдым
Һәм гыйшкың шәменә күбәләк булдым.
Көтмәгәндә күрдем гөлдәй йөзеңне
Һәм мин былбыл сиңа өйдәшең булдым.
Укыдым ул заман гыйшык китабын,
Әйтерсең мөдәррисләр кебек булдым.
Тәкъдирнең китабын күрдем лаеклы,
Һәм ул җан булды, мин җанашы булдым.
Аһ-зарларны кылсам, гаеп түгелдер,
Көнчеләр җәбере белән аерылдым.
Сайяди, ярыңны әйтеп һаман да,
Аерылу чүле янында булдым.
ТАҺИРНЫҢ ХИКӘЯТЕ
Һәм Зөһрә шушы сүзне кылды ахыр,
Һәм сүзне башлады Таһир мосафир.
Диде Таһир: – И зарлы-моңлы ярым,
Мин диеп җыйма хәсрәтләрнең барын.
Гәрчә су йөзендә үзем китәрмен,
Тик йөз мең бәлагә сабыр итәрмен.
Ни-кем гашыйк эше – даим сабырдыр,
Һәм гашыйк юлдашы – даим җәбердер.
Кылам дисәң максатыңны син хасил,
Сабыр кылып, сабыр кылып, сабыр кыл.
Әйтте Зөһрә: – Ничек җәбер итәрмен?
Ни булсам булырмын, мин һәм китәрмен.
Мин артыгын елармын, болай калсам,
Үкенмәм, синең белән суда үлсәм.
ШАҺ