а гына булганлыгын искәрсәк, моның да әһәмияте зур булуына төшенербез. Димәк, мәсьәлә гади генә түгел икән. Ә «Сайяди»га килсәк, ул тагын да катлаулы.
Сайяди (яки Сәйади, Сәййади, Саййади ‒ бу төрлечә язылуларының сәбәбе бары тик грамматик кагыйдәләрне аңлау-аңлату үзенчәлегеннән генә килә) ‒ нисби исем, ягъни автор үзен туган төбәгенә, шәһәр-авылына яисә бер-бер җирлеккә, гаиләгә (фамилиягә), халыкка, кабиләгә нисбәт итүеннән. Шунлыктан аны, мәсәлән, «Сайяд шәһәреннән булгандыр» дияргә тулы нигез бар, дибез. Андый аталыштагы кала хәзерге Төркестанда бар. Ул Амудәрья елгасының сул як ярында, Төркмәнабад (Чырҗау) шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 47 чакрым ераклыкта, 1939 елдан – шәһәрчек, аңа кадәр ‒ авыл, ә 2016 елда гына шәһәр дәрәҗәсен алган. Аның башка төрле тарихы безгә мәгълүм түгел, шундый исемдәге башка бер авыл яки шәһәр бардырмы-юктырмы ‒ белмибез.
Урта гасырларда Кавказда, Аракс елгасы буйларында, борынгы Ереван (ул вакытта Ируван дип аталган) тирәсендә Чухуры-Сагад (Сәгадәт чокыры, Бәхет үзәнлеге) булган. Чыңгыз хан яулары заманнарында бу тирәләргә, монголлар кысрыклап китереп, Урта Азиядән кара-коюнлы (ягъни кара-куйлылар) халкы килеп урнашкан, һәм хәтта Әрмәнстан иле белән дә аларның хөкемдарлары кайбер чорларда идарә иткәннәр. Галимнәр, ул кара-куйлыларның беренче хөкемдары Сәгад исемле булган, шуңа күрә бу төбәкне «Сәгад иңкүлеге» дип атаганнар, диләр. Моның белән ул җирләрнең Сәгад (Сәгадәт) хөкемдарныкы икәнлеген белдергәннәр. Угыз кабиләләре белән кыпчаклар кушылып, берләрендә – «Сәгад иңкүлеге», икенчеләрендә «Сайяд чокыры» буларак әйтелеп йөртелгән. Монда кыпчаклар исә «кара-куйлы» дип аталган угызлар килгәнче үк яшәгәннәр, көтүлекләре белән күчмә тормыш корганнар. Ир-егетләре күрше дәүләтләрдә хәрби хезмәттә торган, аларның мәнфәгатен яклап, яуларда йөргәннәр. Тормыш кәсепләре шуннан гыйбарәт булган. Ә гаиләләре шушы үзәнлектә күчмә тормышта тирмәләр корып гомер сөргән. Монгол яулары белән беренче тапкыр очрашканда да, алар шул хәлләрендә булган. Кыпчак ханнарыннан Күнчак (Кончак, Көнчак) ханның улы Чура (Юра, Җорҗ) шушы биләмәләрдә хуҗа саналган, Җәбе нойон һәм Сөбүдәй баһадур җитәкчелегендә монголлар явы аларны Төньяк Кавказга китәргә мәҗбүр иткән. Галимнәр фикеренчә, кара-куйлылар күченеп килгәндә, бу иңкүлек инде буш калган. Ә бәлки, кыпчаклар үз кардәшләрен – угызларны яннарына сыендыргандыр?
Кызыклы фактларның берсе: татар халкының Г. Тукае кебек үк, әрмәннәрнең XVIII йөз шагыйре Саят-Нова (Арутюн Саядян) бар. Ул шушы төбәк белән бәйле тәхәллүс йөрткән түгелме? Азәрбайҗан шагыйре Шаһ Хатаи (Исмәгыйль Хатаи, 1487–1524) да кайбер әсәрләрендә шундый нисби имзада үзен күрсәтә торган булган, чөнки ул ‒ ак-куйлылардан (ак-коюнлы), ә алар бу иңкүлекне XV йөздә яулап алган, аны «Сайад» («Са-ад») дип атап йөрткәннәр. Исмәгыйль Хатаи шунда үскән. Ул Нәсими шигъриятен иҗатында өлге иткән, хоруфиларның шигырьләрен әдәби идеал санаган.
Шулай итеп, «Сагад» яки «Сайяд» дип аталып йөртелгән ул иңкүлек-үзән – «Чухуры-Сайяд» («Чухуры-Сагад», «Чухуры-Сайад», «Чохур Са-ад» вариантларында да, халыкларда, асылда, тел-сөйләм үзенчәлекләре чагылышында төрлечәрәк аталып йөртелгән) – Урта гасырларда Кавказда шактый билгеле төбәкләрдән булган, аны шагыйрьләр үзләренең нисби исемнәрендә дә күрсәткәннәр.
Сайяд иңкүлегендә татарлар XIII–XIV гасырлар буена тоташтан диярлек идарә иткән. Әмма XIII йөз ахырында кара-куйлы угызлары, берара өстенлек алып, аларны үзләренә буйсындырган. Шушы төбәктә кара-куйлылар әмире, үзен хөкемдар буларак таныту максатында, «әмире чухуры-Са-ад» дип атап, «Сайяд иңкүлеге әмире» дәрәҗәсен алуга ирешкән. Чөнки Чухуры-Сайяд күптәннән шушы атамада булып, әмир өчен ул нисби исем булып киткән. Димәк, ул әмирнең үз исеме булмаган. Монда яшәүче халыкларны да (хәзер «арчалар», «сарманнар» яисә «казаннар» дип әйтәбез бит) «сайядлар» һәм «са-адлар» дип йөрткәннәр. «Сайяд» һәм «са-ад» бер үк аталышның ике төрле фонетик варианты гына икәнлеге аңлашыла торгандыр? Аның «сәгад» дигәннәре дә шул ук тел үзенчәлекләренә бәйле, билгеле.
Тагын да бер мәсьәләгә игътибар итмичә мөмкин түгел. Сүз Сәгыйдия мәмләкәте хакында бара. Аның тарихы гыйбрәтле. Шәркый Төркестанның көнбатыш өлешендә барлыкка килгән һәм 1514–1665 елларда яшәгән Могулистанны, ягъни Мәмләкәте Могулияне, шул исем белән дә йөрткәннәр. Дөрес, аның «Яркәнд ханлыгы», «Кашгар ханлыгы» исемнәре дә булган. Бу төрлечә аталуларының сәбәпләре дә бар. Башкаласы әүвәлдә, 1596 елга кадәр, Яркәндтә булган аннары Кашгарга күчкән. Менә шул башкалалары белән бәйле ханлыкны да атаганнар («Казан ханлыгы» дигән кебек).
«Сәгыйдия мәмләкәте» исеме аның беренче ханына бәйле. 1514 елда Солтан Сәгыйд хан анда тәхеткә күтәрелгән, 1533 елда вафатына кадәр хөкемдарлык тоткан. Илен дә аның исеме белән атаганнар. Тагын шунысы әһәмиятле: 1632 елда тәхеткә аның нәселеннән Солтан Мәхмүт хан күтәрелгән. Аның кушаматы – Кылыч-хан, нисби исеме ‒ Сәгыйди. Димәк, Кылыч Сәгыйди, ә кыскартма вариантында – Кылыч Сәйди. Ул 1635 елда тәхетеннән төшерелә. «Дастаны Бабахан»ның авторы Кылыч Сайядины Кылыч Сәгыйди белән бутап буламы? Бик мөмкин. Әмма «Сайяди» белән «Сәгыйди» (хәтта «Сәйди» дә) икесе ике төрле языла. Шулай да бу Могулистандагы язма төрки тел белән борынгы татар китаплары телендә уртаклыклар да шактый. Аларның мәдәни-милли йогынтысы татарга булмый калмаган. Гомумән, Урта Азия, бигрәк тә