муенына кидертелә торган камытка тартым булуыннан. «Каек агачы йолдызлыгы» исә тарантасны җиккәндә урта тәртә тарткысы агачының шулай аталуыннан килеп чыккан. «Киек агачы» да, диләр. Имеш, өч туган, тарантаска атлар җигеп, җырлый-җырлый дөньяны әйләнергә чыккан икән. Славян халыклары бу йолдызлыкны «Сабан» исеме белән дә атаганнар, диләр. Ул Яңа ел алдыннан күренә башлый. Риваятьләренә күрә, күкләр катындагы илаһ Сварог алтын сабанын сандалга салып чыга һәм аны, эшләп бетергәч, кешеләргә бүләге буларак, җиргә иңдерәчәк.
Шәрык йолдызчылары аңлатуынча, Орион йолдызлыгы тәрбиясендә Хазария (фарсыларда – Һәзәрия) мәмләкәте яши. Бу хакта ислам тарихчылары да хәбәрләр теркәп калдырган.
Әгәр дә шушыларга таянып фикер йөртсәк, Хәзәр диңгезенең (Каспийның) төньягы, хәтта Төньяк Кавказ да Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге өлкәләр буларак күзалланган. Сүз уңаеннан, Идел-Урал-Себер – татарларның өлкәләре – йолдызчылар аңлатуынча, Ай тәрбиясендәге илләр санала.
Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге төбәктән булганы өчен, Кылыч Сайяди үзенә аның белән бәйле тәхәллүс алган дип тә белдерергә мөмкинлек бар, димәк. Әмма моны нәкъ шулай, чын хакыйкать дип күзаллау өчен, авторның бу хакта әсәрендә ишарәсе булу шарт, ул аны белдерми калмаска тиеш иде. Әмма «Дастаны Бабахан»нан андый сүзләрне таба алмадык. Шулай да бу фаразны исәпкә кертергә ярый дип санарга кала.
Шушы эзләнүләрнең нәтиҗәсе бер нәрсәне аңларга ярдәм итә: автор үзенә күк җисеменә бәйле тәхәллүс алганга охшый. Әмма, ничек кенә булмасын, кеше үзенә генә түгел, башка берәүгә исемне сайлаганда да, аерым мәгънәгә, теләккә, өметкә, сәбәпкә нигезләнеп эш итә. Исем, атама, тәхәллүсләр башкача була алмый, хәтта нисби исемнәр дә шулай. Кылыч Сайяди да шушы мантыйкта эш итми калмаган.
«Дастаны Бабахан» әсәре каһарманнарына игътибар итсәк, алар шулай ук күк җисемнәре исемнәрен йөртә. Зөһрә ‒ Венера (Чулпан, Таң) йолдызы, Маһым ‒ Ай (Тулган Ай). Ә Таһир? Саф, чиста, якты. Көн бирүче ‒ Кояш, әлбәттә. Кояшны Зөһрә йолдызы каршы ала, аны күреп кызара һәм сүнә. Кояш белән Ай һичбер вакытта да бергә була алмыйлар, хәтта Ай Кояшка карап торса да. Монысы ‒ Маһымның язмышы. Хәтта күк йөзендә дә хәлләр шундый.
Ә калганнары кемнәр? Бабахан, Кара гарәп?.. Болар барысы да гади кешеләр генә кебекләр, әлбәттә. Алармы күк җисемнәре язмышына үзгәреш кертә алыр? Мөмкин хәл түгел!
Һәм менә шагыйрь үзен дә «Дастаны Бабахан» каһарманнары янәшәсендә күк җисеменә бәйле тәхәллүс белән атый, әмма моның өчен тәкъдир белән уйнаучы (һәрхәлдә, язучы – әсәр геройлары язмышын үзе теләгәнчә боргалап йөртүче) Марсны да сайламый, ә бәлки үзен Орион йолдызлыгы Кылычы итеп таныта. Шушылай эшли икән, бу сәбәпсез генә түгел, әлбәттә. Каспийның Идел тамагы буйларыннан булуы, Кавказ артыннан килүе, җитмәсә, Кылыч дигән исем йөртүе ‒ болар аның төрки, хәтта татар кавеменнән булуын раславы түгелмени? Бу аңлашылып тора, бик тә гади кебек. Моны шушы мантыйкта һичбер бәхәс итеп булмый. Бу фикернең дөреслеген әсәрнең төрки телдә язылуы да