Тулган Ай киек-җанварга, кош-кортка, адәменә-җененә ишле гаилә, матур балалар бирә. Аның китүе ‒ илнең болардан мәхрүм калуы дигән сүз.
Юлда Мөштәри шактый күп газаплар кичерә, зарларын, күңел дәртләрен Кояшка карап сөйли. Бара торгач, юлбасарларга тап булалар. Ярый әле аларның башлыгы кызларга миһербанлык күрсәтә. Ул аларны азат итә. Кызлар үз юллары белән китә. Бәһзат вәзир исә шаһтан Мәһрне тоткынлыктан азат итүен сорый. Шах ризалыгын бирә.
Мәһрнең Җәүһәр исемле хезмәтчесе бар икән. Ул аны ияртеп алып китә. Мөштәринең өенә баралар. Күңеле зарларын егет Мөштәри йолдызына сөйли. Әсәд исемле дусты белән килешеп, Мөштәрине эзләп юлга чыгалар. Әсәд йолдызлыгы – батырлык, тугрылык, өстенлек, хәтта шаһлык символы да ул. Шулай итеп, Мәһр илдән Мәртәбәне алып китә. Шаһ Шапур һәр тарафка, улын эзләтеп, илчеләрен җибәрергә мәҗбүр була.
Бәдр белән Мөштәри бер шәһәргә җитәләр. Анда дуслары Мәһрапны очраталар. Алга таба бергә китәләр. Шулай итеп, Бәхет, Бәрәкәт-Муллык һәм Иман-Тугрылык бергә кушыла. Максатка шулай гына ирешергә мөмкин.
Мөштәри артыннан Бәһрам да эзләп чыккан икән. Ничек инде ансыз, Кара Тәкъдирсез? Нәрсә-нәрсә, әмма явызлык көтмәгәндә үз гамәлен башкаручан. Кызларны эзләп таба, аларны тотып, суга батырырга әмер бирә. Әмма ничек Бәхет, Бәрәкәт-Муллык, Иман-Тугрылык гарык булсын ди? Кызлар, такталарга-агачларга тотынып, судан йөзеп чыгып исән кала.
Мөштәри һәм кызларның котылган урыны Дәрбәнд каласы янында икән. Ул аның шаһын таный. Дуслашалар. Дәрбәнд шаһы Мөштәригә олы хөрмәтләрен күрсәтә. Шуннан соң Мөштәри Кыпчак даласына китә. Әмма монда да кызлар, урман-кырларда адашып йөреп, зур бәлаләргә очрый. Ахырда тавык кетәклегендә качып яталар.
Мәһр исә олы диңгездә йөри, Әсәд белән бергә күптөрле бәлаләргә дучар булалар. Бәхетләренә, аларны бер сәүдәгәр көймәсенә ала. Монда Шәрәф исемле сәүдәгәр белән дуслык коралар. Алга таба юллары Харәземгә китерә. Шулай итеп, кыз белән егет Хәзәр диңгезенең ике ягында кала.
Мәһрне Шәрәф, сагышыннан айнытыр өчен, әлбәттә, ауга алып чыга. Шунда Харәзем шаһы Кәйванның (Сатурнның) кызы турында сөйли. Егет аны Мөштәри икән дип уйлый.
Гассар Тәбризи дастанны ике сызыктан алып бара. Аның берсе ‒ каһарманнарының язмышы, икенчесе ‒ йолдызнамә хәбәрләре. Тышкы эчтәлеге белән ул – шактый тирән, хикмәтле һәм маҗаралы мәхәббәт дастаны. Шагыйрь бу яктан да әсәрен шактый киңәйтә, әмма йолдызлар фалы темасы дастанны һаман да тыгыз итеп, таркатмый, җыеп тота. Шуңа да Гассар Тәбризи күтәргән һәр яңа тема дастанның органик өлешен тәшкил итә башлый. Әбул-Касыйм Фирдәүсидән (934–1025) килгән киң масштаблы сюжет кору фарсы әдәбияты өчен яңалык булмый. Әмма Гассар Тәбризи кебек, йолдызнамә гыйлеме мәгънәләренә мәхәббәт маҗаралары вакыйгаларын кору ‒ монысы инде шагыйрьнең зур ачышы саналырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә дә мондый серле гыйлемле шушы рәвешле мәгънәләр, акыллы һәм талантлы итеп төзү үрнәкләре Кылыч Сайядиның «Дастаны Бабахан»ыннан башка бүтән очрамый, фәнгә әлегә билгеле