Кылыч Сайяди

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана


Скачать книгу

каһарманнары.

      Ардашир Бабәкәннең әтисе Бабәк 200 елга кадәр Бәктегән күле буендагы Хира шәһәрчеге хөкемдары була. Аның улы Ардашир Бабәкән Дарәбгәрд каласына хөкемдар итеп куела. Өлкән улы Шапур ил тәхетенә менә, әмма 220 елда аны Ардашир бәреп төшерә, урынын үзенә ала. Фирдәүсинең «Шаһнамәсе»ндә ул Ардашир Баһман буларак тасвирлана. Бу факт исә Бабахан исеменең «Баһман хан»нан ясалуын аңларга ярдәм итә. Исем-атамаларның халык сөйләмендә шулай үзгәрешләр кичерүе һичкемгә сер түгел. Дусмөхәммәттән ‒ Дүсем, Әлмөхәммәттән ‒ Әлмәт, Мөхәммәттән ‒ Мамай, Мөхәммәтҗаннан ‒ Мокамай, тагын да йөзләрчә исем-атаманы гына исебезгә төшерик.

      Гарәп тарихчыларының китапларында Бабәк ‒ Сасән улы, зур булмаган Истахра өлкәсенең хөкемдары, шул ук вакытта гыйбадәтханәдә дини җитәкче мәртәбәсендә тасвирлана. Ардашир, аның икенче улы, Дарәбгәрд хөкемдары сараенда тәрбияләнә. Бабәк Парсәдә тәхет өчен гаугаланучыларга иярә һәм тиздән аларның җитәкчесе итеп куела, җиңеп чыгып, илгә улы Шапурны шаһ итеп утырта. Әмма ул бераз вакыттан соң тәхетен Ардаширга тапшыра. Бу фактлар табылган тарихи акчалар белән дә хакыйкать буларак раслана.

      Бу фактларның берсен дә «Дастаны Бабахан»ның тарихи җирлеге дип әйтеп булмый. Әгәр дә Таһирның Багдад шәһәренә сандыкта агып килүенә игътибар итеп, монда аны Тигр (Диҗлә) суы гына китерергә мөмкин икәнлеген исәпкә алсак, шуннан чыгып, Бабахан хөкемдарлык иткән илне шул елга буйларында дип фараз кылсак, Бабәкнең Истахра өлкәсендә идарә тотуын исәпкә алып, Зөһрәнең хәлләре аңа бәйле риваятьләр тәэсирендә туганлыгын да күзаллаучылар табылыр. Без дә, мавыгып китеп, бәлки, Бабәкәнгә бәйле тарихлар, үзгәрә-үзгәрә, килә-килә, Таһир-Зөһрә кыйссасына әверелгәндер, дия алабыз. Нигә, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се дә тарихи фактларны турыдан-туры яктыртмый, бәлки, тарихи мотивларга гына корылган фикер һәм мәгънә бирүче әдәби әсәр түгелмени?

      Шулай да, «Дастаны Бабахан»га тарихи җирлекне эзләү хәерле эш була алмый дип, андый хаталануны танырга мәҗбүрбез. Башкача нәрсә әйтергә була соң? Әмма, «Дастаны Бабахан»да бернинди тарихи җирлек тә юк, дип, мәсьәләдән җиңел генә котылу да фән каршында дөрес һәм мактаулы гамәл түгел. Шунлыктан эзләнергә, мәсьәләне чишү юлларын табарга кала.

      Шунысын да онытмыйк: 620–630 елларда төркиләр Кавказда үз хөкемдарлыкларын җәелдерүдә активлык күрсәтә башлый. Алар белән монда Бүри-шад исемле хан идарә итә. Аның явы Әвгани илен басып ала. Әмма Төрки каганатта таркаулык артып, ханлыклары арасында тарткалаш башланып, Бүри-шад үз явын каганатка алып кайтып китә. Ә төркиләрнең Кавказдан китүе 630 еллардан соңрак, Ардашир III шаһиншаһның үлеменнән соң була.

      Әлеге фактлар нигезендә бу очракта бары бер нәрсәне тәкрарларга тиешбез: турыдан-туры тарихи фактларга гына бәйләп әдәбиятны аңлатырга тырышу һәм фәнни эзләнүләрне ялгыз шул юлдан гына алып бару әдәби мәгънәләрне дөрес аңлау-аңлатудан ераклаштыра. Әдәбиятның нигезе тарихи фактларның үзләре түгел, бәлки күңел дөньясы хакыйкатьләре генә була ала.