Кылыч Сайяди

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана


Скачать книгу

этәрә. Кызганыч, мәсьәлә тарихчылар тарафыннан бөтенләй чишелмәгән. Сораулар күп, җаваплар гына табылмый. Шуңа да Татар илен яки Татар каласын барлау юлы гына кала. Бәлки, шушылай әсәрнең мәгънәләре ачыграк аңлашыла башлар? Татарны «тәртәр» һәм «тартар» дип белдерү очраклары да бар. Шул исемдәге төбәк яки кала ул якларда булмаганмы?

      Бар икән анысы да. Мәсәлән, Баку шәһәреннән 332 чакрымда, Карабах тигезлегендә, Тәртәр каласы бүген дә яши. Дөрес, 1949 елда аны «Мирбәшир» дип үзгәртеп атаганнар, ә 1991 елда тарихи исемен кабат кайтарганнар. Анда азәрбайҗаннар яши, шигый мәзһәбен тоталар.

      Тагын да эзләсәк, Төньяк Осетиянең Киров районында «Югары Җулат шәһәрчеге» дип аталган Урта гасырлар каласы калдыклары бар. Аның Идел буендагы Болгар каласы хәрабәләреннән Мәчет манарасына берникадәр тартым борынгы мәчет манарасы да булган. Галимнәр аны, Баку каласындагы борынгы мәчет манараларына охшаш, диләр, Болгар манарасы белән уртаклыгы юк, дип, катгый фикер чыгаручы хезмәтләрне дә укырга мөмкин. Фотосурәтләренә караганда, аның күренеше Болгар манарасына шактый охшаш югыйсә.

      Ул манара әле 1981 елга кадәр исән торган. Рус елъязмаларында аны Дедяков (Тетяков) каласы буларак та телгә алганнар, анда кайчандыр ясса кавеме яшәгән, диләр.

      Бу каланың үз исеме Татартуп булган, ягъни Татар-түбә (Татартополь). Ул, бәлки, «Татар тавы» дигән исемнәндер, дияргә дә мөмкин. Әмма «Татартуп» дигән атама – «Татар каласы» дигән исемнән. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы «Татар шәһәре» шушы икәнлеген дәгъва кыла алабыз.

      Татартуп X гасырда ук корылган, Терек елгасының уң як ярында урнашкан. Аның аша кәрван юлы узган. Татартуп «Кавказга капка» саналган.

      1238–1239 елларда аны монгол яулары җимереп уза. Әмма озакламый кала кабат торгызыла, Кавказның үзәкләреннән берсенә әверелә. XIV гасырда аны «Югары Җулат» исеме белән дә атый башлыйлар. Ул Алтын Урданың төп калаларыннан берсенә әверелә. Аңардан чыгып, кәрван юлы Түбән Җулатка таба китә, ә аннан ‒ Маҗар каласына. Маҗар каласыннан чыккан кәрван хан шәһәре Сарайга килә. «Татартуп» дип Югары Җулатны Кавказ халыклары атап йөрткән. Аның балкар каласы булуында шик юк. Татартупны «Татар каласы», «Татар станы» дип әйтүләре ачык билгеле.

      Татартуп каласында бер җәмигъ мәчет, бер кече мәчет, өч төрле христиан чиркәве булган. Үзбәк хан заманнарында, XIV йөз башларында, ул тагын да зурая һәм ныгытыла. Монда ишле һәм яхшы коралланган татар гаскәре торган. Шәһәргә төрле яклардан сәүдә кәрваннары килгән, Алтын Урдага сәүдә юлы капкасы шушыннан узганлыгында шик юк. Сәяхәтче галимнәр дә бу калага тукталганнар. Хәтта XVII йөз төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби дә анда булган, «800 борынгы бинасы» барлыгын язып калдырган.

      Татартупның исән торган мәчет манарасы биеклеге 21 метр исәпләнгән. Нигезе таштан һәм кирпечтән корылып, үзе кирпечтән күтәртелгән. Эшләнеше белән дә Баку манарасы кебек, диләр. Ул манара янында 23 метр озынлыгында, 11,5 метр киңлектә мәчет бинасы торган. XVIII гасырда да исән булуы билгеле. Әмма инде түбәсе җимерелеп