Ходаем,
Хәзинәләр Иясе, Бер һәм Барым.
Сиңа үтенмичә, кемнән сорармын,
Үзең Кайгыртучы, ник гамь җыямын?
Синең хәзинәң – гыйшык хәзинәсе,
Минем сырхавымдыр гыйшык бизгәге.
Кылыр үтенеч сиңа бәндә Баһир,
Синең алдыңда, имеш, барча булыр.
Бабахан һәм «Хода» дип елар иде,
Бала уе йөрәген яулар иде.
Икесе шул рәнҗүдә елады күп,
Күзенең яше белән йөзен юып.
Диде Баһир: – И Кодрәтле Аллаһым,
Сиңа үтенеч итәм, и Ходаем.
Бу күңелем кошы канат кагадыр,
Сиңа үтенеч итеп моңланадыр.
Бу солтанга бүләк кылсаң бер бала,
Аның белән солтан булса шат анда.
Шушы бала белән солтан шат булсын,
Барча кайгысыннан ул азат булсын.
Миңа һәм кыл ярдәмең, кыл куаныч,
Мәгәр табар хаста күңел юаныч.
Икесе бер-берсе белән күңелдәш
Һәм булырлар, ни җирдә булса, юлдаш.
Тугры дусты белән кылды күп дога,
Көярләр бу чүлдә мескен һәм гида.
Кабул кылды шушы көн күп мөнәҗәт,
Теләде Тәңредән бу икәү хаҗәт.
Янә башка морадыны димәде,
Бу гомеренчә үтәрне җыймады.
Бу сүзләрне диде, куйды башыны,
Теләмәде үз-үзенең башыны.
БАҺИРНЫҢ ТӨШ КҮРГӘНЕ
Чистарынып, башын куйды бу җиргә,
Хыял итмәде башка сүз дияргә.
Башын җиргә куюга күрде бер төш,
Тәкъдирдә бар иде аларга өлеш.
Күрә: солтан белән ул ясаныптыр,
Килеп, Аллаһ хозурына керептер,
Аллаһ күренмәде, әйтеп исемен,
Сөйләп тупсасыннан бар үтенечен.
БАҺИРНЫҢ, ЙОКЫСЫННАН УЯНЫП, БУ ГАЗӘЛНЕ УКЫГАНЫ
Шәфкатьле Иям, Үзеңнән морадымны теләрмен,
Юктыр сабыр-карарым һәм хәсрәтеңдә булырмын.
Көйдем бу гыйшык утына, юк дәртемнең дәвасы,
Миннән элек көйгәннәрдән сора, белә барчасы.
Ялгызлык чүле эчендә хәйран кибегеп калдым,
Илдән адашкан ат кебек, һәр тарафка карадым.
Сере барның – күңелендә бардыр, Үзең белүче,
Синнән башка бу дәртемне кемгә барып сорыйсы?
Кәрван күчеп китте, мескен Сайяди калсын ник,
Юлның хатасы күптер, кая, юлны табарым юк.
БАҺИРНЫҢ ШАҺКА ТӨШЕН СӨЙЛӘГӘНЕ
Бу төшне күргәч, уянды Баһир,
Барып солтанга сөйләр ул хәзер.
Диде ул: – Төш күрдем мин, падишаһым,
Шөкер Аллаһ, җан дус, һәм бетте зарым.
Күзен салды сезгә-безгә, газизләр,
Аның кебекне белмиләр аңсызлар.
Сөенчеме бирерсез бәндәгезгә,
Юмартлыгын кылды кайгылы безгә.
Сүзен ишетеп галәмнең солтаны,
Ходага шөкердә сөенде җаны.
Утырган җиреннән чәчрәде-купты,
Бу Баһирның кулыннан тотты-үпте.
Диде солтан: – Хода баланы бирсә,
Аның белән күңел сөенер булса,
Угыл булса,