болар. Димәк, «Дастаны Бабахан» берничек тә 1993–1994 елларда иҗат ителә алмаган, чөнки аның кулъязма нөсхәләреннән берсен төзегән Бибигамбәр Йосыф кызы, чыннан да, 1818 елда ул эшне башкарган, ул, чыннан да, Куян авылында яшәгән икән.
Тарихлардан тагын да шулар мәгълүм: XVII йөз ахыры ‒ XVIII йөз дәвамында, хәер, аннан соң да татар укымышлылары Каһирәнең әл-Әзһәр университетында уку-укыту эшенә тартыла торган булганнар. XVIII йөздә татарда кулъязма күчермәләрнең күпләп барлыкка килә башлавы, аларның гарәпчә һәм фарсыча гына түгел, бәлки төрки-татар телендә булуы, Каһирәдә сакланып калган кулъязма китапларны күчереп илгә алып кайтулары һәм җибәрүләре аркасында икәнлеге инде ачык билгеле. Ул шәкертләр, мөгаллимнәр, Каһирәдә яшәп тә, үз халкыбызның аңлы-белемле булуларын кайгырткан. Бу эшләре, чыннан да, олы мактауга һәм чиксез соклануга лаеклы. Моны шуның өчен искәртергә кирәк таптык: ул халкыбыз арасында ни өчен борынгырак чорларда күчерелгән китаплар булмауның сәбәпләрен күзалларга ярдәм итә. Хикмәт кәгазьнең чыдамсыз булуы, ике йөз ел эчендә таралып төшүенә генә бәйле түгел, азлыгыннан гына да түгел, бәлки татарларның аңда-белемдә моннан ике йөз еллар элек шактый активлашып, укымышлылар катлавының артуыннан һәм аралашу чикләренең киңәюеннән дә икән.
«Дастаны Бабахан»да күрсәтелгән Һиҗри дата белән 1414 елга кайтсак, аның да серен ачыкларга вакыт җиткәндер. Бу датаның хикмәте шунда: ул криптограмма-могаммә хикмәтләренә бәйле. Шәрыкта шагыйрьләр һәм галимнәр даталарны могаммә белән бирүне хуп күргән. Мәмлүкләр канцеляриясе криптограммалар белән хәбәрләр алышуны принцибы иткән. Бу аларның тирә-күрше төрки халыклардан сер яшерергә мәҗбүр булуларына бәйле икән.
Могаммә юлы белән даталарны күрсәтү татар кулъязма китапларында да шактый очрый. Мондый культура бездә XIX йөз ахырынача дәвам иткән. Криптограмма тәртибендә даталарны күрсәтүнең махсус кагыйдәләре бар, шулар нигезендә алар җиңел чишелә. Әмма аларның принципларының һәммәсе хакында да әлегә кадәр серләр ачылып бетмәгән. Кайберләрен чишү өчен, шактый киң мәгълүмат таләп ителә. Моның өчен хәтта галимнәргә дә махсус әзерлек кирәк була. Ул гына да җитми, криптограмма-могаммәнең ачкычын табу катлаулы эшкә әйләнеп китә. Моңа кадәр ачыкланган криптоанализ методлары да ярдәм итмәскә мөмкин. «Дастаны Бабахан»ның язылу датасы итеп күрсәтелгән 1414 ел белән дә шулай килеп чыккан. Гыйльми эзләнүләр һичбер нәтиҗә бирмәгәч, 1414 елны 1717 дип кабул итәргә тәкъдимнәр дә булган, 1616 елны да аңарда күргәннәр. Датаның Һиҗри ел исәбендә икәнлеге күрсәтелү дә исәпкә алынмый башлаган. Аннары «Дастаны Бабахан»да Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек дастаны» каһарманнары телгә алына. Димәк, диләр галимнәр, Таһир-Зөһрә вакыйгаларына багышланган ул әсәр Бәдигыльҗамал-Сәйфелмөлек хакындагы дастаннан алдарак языла алмый. Ә «Сәйфелмөлек дастаны»н фәндә XV йөз ахыры ‒ XVI йөз башында язылган буларак кабул ителгән, чөнки ул әсәр XVI йөздә Бабур ханның кулына кергән, ул аны укырга яраткан. Бу факт дастанның шул чорга кадәр үк