Татар шәһәре булганлыгы мәгълүм түгел.
Кылыч Сайядиның үзенә килгәндә, ул Диҗлә (Тигр) һәм Фурат (Евфрат) буйларында күчмә тормыш белән яшәгән төркеман (төрекмән) кабиләләреннән берсе сайяд кабиләсеннән була ала. Менә шуңа күрә дә аңа бәйле рәвештә үзенә «Сайяди» нисби исемен алганлыгы мантыйкка ярашлы түгелме икән?
Бу фикер «Бабахан дастаны»ның язылу вакыты 1390 ел белән каршылыкка килми, бәлки аның дөрес дата булуына ышанычны тагын да ныгыта гына. Татар иле, Татар шәһәре, Татар ханы, татарлар ‒ болар барысы да чынбарлыктан булып, Таһир-Зөһрә хәлләренең дә татарларга бәйле туганлыгы белән килешергә тиешбез. Андагы вакыйгалар Урта гасырлар татар тормышыннан алынган, дип тә ассызыклый алабыз. Моңа ышанычны ныгыту өчен, дәлилләрнең башкаларын да табарга була. Мәсәлән, хан катында торган дәрәҗә ияләреннән ясавыллар (ясауллар) әсәрдә телгә алына. Ясавыллар ‒ татарларга монголлардан күчкән төшенчә, татарларга бәйле тарихи чыганакларда (мәсәлән, шулардан берсе ‒ «Тәварихы гөзидән ‒ носрат-намә» («Дан китабыннан сайланма хәбәрләр», Себер ханлыгына бәйле 1505 елда төзелгән әсәр) хан катында ясавыллар булганлыгын бәян итә. Аларның ил идарәсендә катнашкан хәрби башлыклар булып исәпләнгәнен искәртергә генә кала. Кылыч Сайяди ясавыллар хакында махсус телгә ала, ханлыкның чыннан да татарныкы булуын ул шушы юл белән укучыга белдерә. Әсәрдә андый урыннар бер ясавылларга гына карамый.
Әгәр дә авторның үзен әле Кылыч, әле Сәйф исемнәре белән белдерүенә кайтсак, Кылыч аның үз исеме булып, аңардан тәхәллүс ясар өчен, ул Сәйф Сайяди имзасын да файдалана. Моның белән шагыйрь дастанга салынган образлар системасына укучыны алып керә, мәгънәсен Орион Сәйфе буларак та кабул итүләргә өметләнә. Моны махсус, хәтта дини һәм сәяси максатларда да шулай эшли дип аңларга кирәк.
Тарихлар дәвамында Таһир-Зөһрә мәхәббәте темасына халыкларда әкиятләр һәм риваятьләр сөйләнү дәвам итә. Әмма аларның берсе дә Кылыч Сайядидагы кебек мәгънәләргә һәм эчтәлеккә корылмаган. Төрекмән шагыйре Мулланәпс (1810–1862) халык риваятьләре нигезендә «Таһир-Зөһрә» дастанын яза, соңрак, 1876 елда, Ә. Уразаев-Кормашиның «Таһир-Зөһрә кыйссасы» басылып чыга. 1945 елда үзбәк кинорежиссёры Нәби Ганиев, киносценаристлары Сабир Абдулла һәм Алексей Спешнев «Таһир һәм Зөһрә» нәфис фильмын Үзбәк киностудиясендә төшерәләр. Мәхәббәт темасын иҗтимагый-героик мәгънәләр белән ачуга ирешеп, дөньякүләм танылу алалар.
Хәзерге татар теленә шигъри тәрҗемәсе
БАБАХАН ДАСТАНЫ
Син – караңгы көнем, минем айдай якты йөзем юк,
Кереп гөл арасына нишлим, анда йөререм юк.
Аерылышу утында калдым, дуслар, ни кылырмын,
Мине максатка җиткерергә йөртер юлдашым юк.
Бу дөнья – тузан, имеш, ничек мин урын табармын?
Фикер кылсам, и туганнар, йөрерлек һич даным юк.
Адәмнең җимеше – бала,