авыз өшеми?
Кыш җитүгә, аны без
Үзебез дә ясыйбыз.
Карны, бозны кушабыз да
Карбыз итеп ашыйбыз.
ЗӘЙНИ
Авызын һич буш тотмый,
Эшләтеп тора Зәйни.
Йә конфет суыра ул,
Яисә сагыз чәйни.
Йә чәйни дәфтәр читен,
Йә карандаш кимерә.
Укытучы күргәндә,
Чәйни алмый тилмерә.
Китап укыган чакта
Карап тордым Зәйнине.
Кыймылдый бит авызы,
Әллә хәреф чәйниме?
КАЯН БЕЛИМ?
Кызгана Илшат Илдусны:
– Сызлыймы һаман тешең?
Эх, ди, бик тә интегәсең,
Борчылам синең өчен.
– Каян белим, минем ул теш
Табиб кулында калды.
– Ничек «калды»?
– Табиб абый
аны суырып алды.
КЫЗГАНАМ
Кечкенә Әминә
Болай ди әнигә:
– Йөргәндә урамда,
Салкында, буранда
Туңарлар, өшерләр,
Ялангач күзләрем,
Кызганам үзләрен.
– Күзләр, – ди әнием,–
Курыкмый ялкыннан,
Өшеми салкыннан.
Аптырый Әминә:
– Әнием, ә нигә
Куркалар сабыннан?
ЯШЕЛ КЕЛӘМ
Яңгыр ява, яңгыр ява
Иркәләп үләннәрне.
Кемнәр җәйде бакчабызга
Ямь-яшел келәмнәрне.
Акыллы малай шул Илдус,
Монда да тәртип саклый:
Өйдәге кебек, келәмнән
Туфлиен салып атлый.
КҮЗ НИГӘ ТИЯ СОҢ УЛ?
Иртән торгач, Әлфия
Матур күлмәген кия.
Әнисе, аны күреп:
– Үскән кызым син, – дия.
Әй куана Әлфия,
Әнисе аны сөя.
Битләреннән үбә дә:
– Күзем тимәсен, – дия.
Гаҗәпләнә Әлфия:
– Әйтче, әнием, – дия, –
Ничек инде күз тия?
Күздә юк бит аяк-кул,
Нәрсә белән тия ул?
ЗООПАРКТА
Зоопаркка кердем,
Гаҗәп зур җәнлек күрдем.
Нинди җәнлек дисезме?
Фил ич аның исеме.
Ялт-йолт итә күзләре,
Әй мөлаем үзләре.
Мине күреп көләдер,
Уенчык дип беләдер.
БЕЗНЕҢ ЦИРК
Цирк карап кайтканнан соң,
Шундый булды сүзебез:
– Бер бәләкәй цирк ясап
Уйныйк, әйдә, үзебез.
Бау сузылды бүлмәбезгә,
Шуннан атлап карыйбыз.
Бер атлауга мәтәләбез,
Ник без йөри алмыйбыз?
Егылдык, диеп кенә
Төшмәде безнең күңел.
Ничек йөреп булсын, ул бит
Цирктагы бау түгел.
АЮ АГАЙ – ТӘМЛЕТАМАК
Аю агай – тәмлетамак,
Каян сиздең бал исен,
Кәүсә буйлап агамы бал,
Агач төбен ялыйсың.
…Ялап кына туямыни,
Үрмәләде югары.
Аю агай бал сыпырта,
Сизми кортлар