итсен җырлап.
ТӘҮГЕ ЯШЕН
Күреп калдым
Ут шәүләсен.
Юк, ут түгел –
Тәүге яшен.
Тыныч торган
Зәңгәр күкне
Утлы кылыч
Кисеп үтте.
Дымсу җилләр
Исеп китте.
Коя яңгыр,
Тәүге яңгыр.
Яудыр, болыт,
Муллык яудыр!
Нинди рәхәт
Яңгыр арты,
Җыр башлады
Тургай халкы.
Дөнья яме
Артсын диптер
Суза кояш
Аллы-гөлле
Сихри күпер.
МУЙНАК
Нәни Муйнагым,
Яхшы тор сакта.
Өйне ташлама,
Тырышып сакла.
Койрыгын борып
Килә, күр – мәче.
Сөт эчәргә ул
Базга кермәкче.
Сакла, Муйнагым,
Йоклама сакта.
Мин тыныч булам,
Син постта чакта.
КАРЛЫГАЧ
Нәни карлыгач
Күп уйнап йөрде,
Тәрәзә аша
Бүлмәгә керде.
Теләде тагын
Очып уйнарга,
Эзләде чыбык,
Барып кунарга.
Шкафка куна,
Өстәлгә күчә,
Борын, канаты
Бәрелде ничә.
Әйдә, җитез кош,
Нинди ямьле тыш,
Иркенлекне коч,
Еракларга оч!
СЫЕРЧЫК КИЛГӘЧ
Кил, сыерчыгым,
Яңа ояма.
Куанып кер син:
Өең өр-яңа.
Керми сыерчык,
Йөри тик очып.
Яңа ояга
Килеп куна да,
Карап тора да
Китеп югала.
Тагын килә дә
Куна түбәгә.
Үзенчә һаман
Нидер сөйләнә.
Тагын югалды,
Инде килмәде.
Нинди шәп өйне
Килештермәде.
Һәр кеше миннән
Көләр, һичшиксез:
Минем ул оям
Булган ишексез.
ЖИРАФ ЯНЫНДА
Зоопаркта жирафны:
– Менә жираф, – диделәр,
Аның жираф икәнен,
Әйтерсең лә белмиләр.
Ничек ашый икән ул
Бакчадагы үләнне?
Әллә кран күк муены
Түбәнгә иеләме?
Бүтән хәйлә беләме?
Хәйләсен соң беләбез,
Шар кабарттык әле без.
Шуңа үлән бәйләдек,
Кызык итик, әйдә, дип.
Шар әйбәт очып китте,
Ялгышмады аз гына –
Үләнне тиз җиткерде
Жирафның авызына.
ТАБИГАТЬНЕ ЯРАТА
Нургата аеруча
Табигатьне ярата.
Җәен бакчага баргач,
Барын күзәтеп кайта.
Күзәтүләр Нургатада
Төрле уйлар кузгата.
Туфрак бит, ди, кап-кара.
Булса да үзе кара,
Нинди эшләр башкара.
Бары да җирдә туган:
Кишер, кыяр һәм суган.
Ник кыяр яшел булган,
Ә нигә әче суган?
Кавын,