өсләре.
Алар мине күрәләр,
Йөгерешеп киләләр.
Куеныма керәләр,
Җилкәмә дә менәләр.
Салкын кыш үтеп китәр,
Чәчәкле җәйләр җитәр.
Шушы нәни чебиләр
Тавык булып йөрерләр.
ЧӘЧӘКЛӘР КАЯ?
Чыкты бакчага
Нәни Кифая.
Сорый әнидән:
– Чәчәкләр кая?
– Йоклыйлар җирдә,
Бик җылы җирдә.
Түшәк салынган,
Юрган ябылган.
Тиздән кыш үтәр,
Матур яз җитәр,
Уяныр шулчак
Яз чәчәкләре,
Уяныр җәйнең
Киләчәкләре.
ТЕГҮЧЕ
Тегеп куйдым карадан
Курчагыма сарафан.
Балыкка тектем пальто,
Ә Кар кызына – манто.
Маймылыма – алъяпкыч,
Өстәлгә тектем япкыч.
Көен таптым энәмнең,
Әниемнән өйрәндем.
УРМАНГА БАРГАЧ
Тыңлап тордык, аланда
Атыбызны туктатып,
Кем соң анда агачларга
Балта чаба «тук» та «тук»?
Әти әйтә:
– Менә, улым,
Бу агачка кара, ди.
Тукран-табиб корткычларны
Кырып кына сала, ди.
Агачларны корытырга
Ирек бирми кортларга.
– Алай булгач, әтием, дим,
Барыйк аны котларга.
ҮРДӘКЧӘНЕ БЕЛМӘГӘЧ
Әй сөйләшәләр үрдәкләр:
– Бак! – диләр, гел:
– Бак, – диләр.
Безне әйбәт сыйлыйсың дип,
Әллә мине мактыйлар.
Мин бер сүз дә әйтә алмыйм,
Үрдәкчәне белмәгәч.
Үрдәкчәне каян белим,
Бергә уйнап йөрмәгәч?
ҮСТЕМ
Үстем мин, барын беләм,
Йөрим гел әни белән,
Кулындагы әйберләрнең
Тотып барам кайберләрен.
Әни әйтә:
– Улым, ди,
Син минем уң кулым, – ди.
– Ничек мин кул булыйм, дим,
Мин бит синең улың, – дим.
ӨЙ ТУЕ
Еракларда туңганнардыр,
Кунганнардыр кыяларга –
Кайтты безнең сыерчыклар
Без ясаган ояларга.
Җылы, иркен өйләрендә
Рәхәтләнеп, әй, торсыннар.
Яңа оя туйларына
Берсен берсе чакырсыннар.
НИК АЛДАН ҮСТЕҢ?
Беркөн шулай Вәсилә
Үпкәли әнисенә:
– Әнием, ди, ник син, ди,
Миннән алдан үстең? – ди. –
Уйнар идек бергәләп,
Куар идек күбәләк.
ТЫШТА БУРАН
Тышта буран, тәрәзәгә
Кар сибә.
Исе китеп карап тора
Марсилә.
Кар тузаны сибелә дә
Сибелә.
Тәрәзәгә аксыл бизәк
Чигелә.
Әнә нинди чәчәкләр бар,
Үләннәр…
Бакчаданмы, урманнанмы
Килгәннәр.
Күчкән әллә болынның
Бер кисәге.
Алар әллә