target="_blank" rel="nofollow" href="#n395" type="note">395 бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисап396 ит,
Мәрҗанине мөҗтәһиддән син хисап ит,
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурыннан икътибас ит397!
«Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә…»
Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бүз күп уйнакласа, утка баса, –
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрвахың күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз»гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри хәл көнең белән;
Гыйлемең зур, яшең өлкән ага булсаң
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишеттем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән;
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борыннан белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең-терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен,
Эчтә тулып ятмасын нәҗес-эрен,
Аһ, дәрига, эч тазарсын, эч тазарсын,
Булмаса – файда бирмәс коры белем.
Кирәк тәслим булуыгыз, кирәк гаид398,
Әһеле сөннәт имамы ул мөҗтәһид,
Хәдәсләгән399 йиреңез йортка мәгълүм,
Шунсыз син торалмайсың һичбер вакыт.
Сакламадык былбылны бәлаләрдән,
Оялмадык дәрәҗәле галиләрдән,
Алманы карамадан карамыйлар –
Җимешене коярган400 агачлардан.
Бәлки, сез ул тарафта дамелласың,
Хакыйкатьтә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан401 булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!
Мәрҗанигә галиб булу сезгә мәмнугъ402,
Гадавәт403 җиһанга фаш – хөссәд-матмугъ404;
Ул фазыйлны ифкы газим405 ният кылып,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгәнең,
Сәламәт торса икән камил динең;
Биниһая хәкарәт кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем.
Бер газизне талатып тормаек дип,
Кузгалды бу сәбәптән фәкыйрь энең;
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Авызыңды пешермәсен безнең белен406!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең;
Ниятеннән төкәнер дип өметем бар,
Саташкан булмаса кызыл телең.
(…)
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч;
Ул миңа остаз имәс, ата имәс –
Хаклыкны тасдыйк зарур, эшен күргәч.
(…)
Гомреңнең күбе үтте гауга белән,
Барыгызны җиңәм дигән сәүдә белән,
Конец