мөфад – бу гамәлнең дөреслеге раслана.
140
Шәригънең сөкүтеннән җәваз мөфад. – Гает көнендә бәйрәм итү һәркемгә тиешлек, шәригатькә таянып, бу шигъри юлларда бәян ителә.
141
Мәҗһүл – билгесез.
142
«Тәварихыл-Болгар» диеп исем биргән… – сүз Шәрәфетдин бине Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгариның мистик-мифологик символикага төрелеп бирелгән 1551–1584 елларда язылган «Тәварихы Болгария» («Болгар иле тарихы») китабы хакында бара. Ш. Мәрҗани үзенең тарих буенча язылган хезмәтләрендә бу китапны кискен тәнкыйть итә. М. Акмулла монда Ш. Мәрҗанигә ияреп фикер йөртә.
143
Мөганид – дошманлык итүче.
144
Борадәр – агай-эне, кардәш.
145
Бикяр – бушка, юкка.
146
Таз эт – таза, елгыр эт.
147
Азан – тавыш.
148
Ирәннәрне – диндарларны, асыл ирләрне.
149
Гатасына – язмыш бүләгенә, бәхетенә.
150
Тиңәрәсез – тиң күрәсез.
151
Мөхакәмә кылмас – хөкем итмәс.
152
Мәдех – мактау.
153
Мөзәйяндер вәһмеңездә – уегызча матур күренәдер.
154
Мөбәйяндер зәгъмеңездә – ачык билгеледер үз фаразыгызча; ачык бәян ителгәндер уегызча.
155
Рәдд кылсаңыз – кире каксагыз.
156
Рәгъмеңезгә – нәфрәтегезгә.
157
Җик – егет.
158
Яланы – ялганны.
159
Кәик кылгач – пычраткач.
160
«Бәркул-вәмиз» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») дигән китабына ишарә. Бәркул-вәмиз – утлы яшен, яшен уты. М. Акмулла Ш. Мәрҗанинең китап исемен шигъри киная өчен файдалана.
161
Газали – Әбү Хәмид Мөхәммәд әл-Газали (1058/1059–1111), шәригать һәм тарикать буенча бөек галим, философ.
162
Тәһафетләр – бер-берсенә ташлану, үзара ызгышулар.
163
Хакаикул-голумнән – гыйлем хакыйкатьләреннән.
164
Әгъраз кылып – бозык итеп.
165
Киберсеп – һаваланып.
166
Нәзарсыз – карамыйсыз; күз салмаучылар.
167
Иттифакы җөмләгә – һәммәгез бердәм булып.
168
Гадавәткә мөбдаэ булып – дошманлыкка чыганак булып.
169
«Фә-ислаху!» әмереннән – Аллаһының «Яңарыгыз!» дигән әмереннән.
170
Ажарсыз сез – аждаһа сез.
171
Хакгүй – хаклык иясе.
172
Галәл-хосус – бигрәк тә үзеңнән.
173
Нус – кире кагылу.
174
Куәсенә