Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

чарыгыңны!

      Мин шулай уйлап, бик нык ачуланып, әмма ачуымны сиздермәскә азапланып торган арада, директор, өстәл тартмасыннан бер папка чыгарып, аның эчендәге кәгазьләр арасыннан берсен тартып алды да:

      – Менә, ышанмасаң, үзең кара, иптәш председатель: план буенча запас частьлар сезнең районга май башларында гына озатылырга тиеш диелгән монда! – дип, миңа сузды.

      Кәгазьдә, чыннан да, ул әйткәнчә язылган иде. Әмма миңа аннан ни файда? Майга кадәр көтәрлек чамабыз булса, өемдә кеше калдырып, йөз илле километр җиргә ат куып килер идеммени! Язгы чәчү башланганчы ничек тә сугып бетерергә кирәк ич безгә игенне! Югыйсә үреп, әрәм булып бетәчәк ләбаса ул!

      – Аңлыйм, иптәш, барысын да бик яхшы аңлыйм, әмма булмагач булмый инде! – диде директор, һаман үзенекен сукалавын дәвам итеп.

      – Юк инде, Виниамин Илларионович, алай ансат кына кайтарып җибәрмәгез инде сез мине! Йөз илле чакрымга ат куып, башта шушында завхоз килде. Ул бер атна йөреп буш кайтты. Инде мин, председатель кеше, үзем килдем. Юлда ике көнем үтте, монда өченче көнем узып бара. Кайтып җитәргә янә ике көн кирәк булачак. Үзем генә түгел, ат тикле ат куып йөрим ләбаса мин! Монда килмәгән булсам, бер атна эчендә ул ат күпме эш эшләгән булыр иде, беләсезме шуны? Дөрес, формаль яктан сез, әлбәттә, хаклы: мине буш кул белән кайтарып җибәрсәгез дә, бер сүз әйтүче булмаячак сезгә. Ләкин, зинһар, дип әйтәм, сез дә минем хәлемә керергә тырышыгыз. Берәр төрле җаен табыгыз, зинһар!

      Директор минем сүзләрне колагына да элмәде бугай: алдында яткан газетаны уку белән мәшгуль иде ул.

      – Карагыз әле, Виниамин Илларионович, – дидем мин, аның шулай илтифатсыз булуына хәйран калып. – Тыңлагыз әле, соңгы сүземне генә әйтәм дә китәм аннары.

      Директор иренеп кенә башын күтәрде дә, барыбер буш кайтарып җибәрәм бит инде, нигә бу тикле үҗәтләнәсең, дигәнне аңлата торган итеп елмаеп куйды.

      Минем йон тагын да ныграк кабарып китте. Бар усаллыгымны җыйдым да, соры-коңгырт күзләренә карап:

      – Соңыннан үпкәләштән булмасын, Виниамин Илларионович, шуның өчен башта ук кисәтеп куям: әгәр бүген мине буш борып кайтарсагыз, Аллага ышанучы булмасам да, билләһи, дип әйтәм, бу хәлне болай гына калдырмаячакмын! – дидем. – Менә күрерсез, болай гына калдырачак түгел мин моны. Моннан кайту белән, Мәскәүгә генералиссимусның үзе янына барачакмын! Исе китәр инде синең ише авыл мужигына дип уйламагыз. Бик яхшы белә ул мине. Менә бу орденнарны, Кремльгә чакыртып китереп, үз кулы белән тагып җибәрде ул миңа! – дип, шинелемнең изүен чишеп, күкрәгемдәге Дан орденнарын күрсәттем.

      Дөресен әйтим, бу нотыгымның файдасы тияренә үзем дә бик үк ышанып җитмәгән идем. Тик килгән җирдә, ичмаса, бераз ачуымны бушатып, аның да күңеленә азрак шом салып китим дип кенә азаплануым иде. Кайчакта беренче карашка бөтенләй көлке тоелган гап-гади генә сүзләр дә кешегә искиткеч нык тәэсир итә икән, туган. «Үзе такты» дигәнемне ишетүгә, колаклары торды директорның. Сирәк, юка чәчләренә тикле кабарып китте, битенә