безгә ерак түгел, нибары туксан километр гына. Икенче көнне кичкә үк әйләнеп тә кайтты сатарга барган кешеләр. Үрдәк бәбкәләрен талашып алып бетергәннәр иде.
Ә көз җитеп, колхозлар кош-корт тапшыра башлагач, идарә членнарын җыеп киңәштем дә, колхозчылардан бодайга алмаштырып үрдәк, тавык җыярга карар чыгардык. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, туган: өч көн эчендә план буенча тиешле тавык һәм үрдәкне җыеп алдык без. Үзебезнең авылдан гына түгел, күрше авыллардан да китерделәр. «Ватан» үрдәк планын йөз дә бер процентка үтәде дип, район газетасында хәбәр дә чыкты.
Ләкин кайчакта мактауның орышудан битәр нәтиҗәгә китергән очраклары була икән, агай-эне. Ул елны минем белән дә шундыйрак хәл булды. Газетада теге хәбәр басылганнан соң, миңа район күләмендә үткәреләчәк авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә ничек итеп кошчылык өлкәсендә шушылай зур уңышка ирешүебез турында сөйләргә, ягъни тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Ялганларга теләмәдем, чынын сөйләп көлкегә каласым килмәде һәм мин, начальствога шалтыратып, ул җыелышта сөйли алмаячагымны әйтеп, сәбәбен аңлатып бирдем. Бая әйткән каты шелтә миңа әнә шул эшем өчен эләкте…
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.