Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

белән янап, тагын акырырга тотынды бит бу. Шуннан мин нишләде дисең? Йә тәки атып җыгар, ике дә уйлап тормас, дидем дә дүртенче тапкыр илтергә киттем таягын. Бер кулым белән ярык маңгайны тотканыем, берсендә – тегенең агачы. Мин килеп җиткәч, тинтәк алаша шикелле кешнәп көлә-көлә, башта агачын тартып алды, аннары, кулымны сугып төшереп, маңгайдагы яраны карады да, «гуд!» дип кычкырып, яңакка чапты. Ант итеп әйтәм, шуңарчы ул фашиска кул күтәрү турында күңелемә дә килмәгәние. Әмма яңакка чапкач, секунд эчендә әллә нишләп киттем дә, алдын-артын уйлап тормастан, мин дә авызына берне менеп төштем моның! Минем ише коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына булган кешенең сугуы андый әзмәвердәй фашиска нәрсә инде ул? Чебен тешләгән шикелле дә булмагандыр. Ну, миңа шуның өчен эләкте! Шундый каты типкәләп кыйнады – ничек исән калганыма әле дә шаккатам. Белмим, ничек атып үтермәгәндер инде. Менә шундый хәлләр… Ну, мин шулвакытта бер тамчы да үкенмәдем! Хәзер дә үкенмим. Вчүтки бер иң әшәке фашисның яңагына чаптым бит әле дип, ул заманнар искә төшкән саен куанып куям. – Чак кына тынып, уйланып торды да Закир абзый тагын дәвам итте: – Әсирлектән котылганнан соң, үзебезнекеләргә кушылып сугыша башлагач, әй бирдем инде үзләренең дә кирәкләрен: очраган бер нимесне пүдрәт кырып бардым. Ник дисәң, үзләре бинават, үзләре җиткерделәр мине шул хәлгә… Инде килеп, син теге аксак малайны тәвәккәлләгәнсең икән. Минем урында булсаң, нишләриең, дип сорыйсың. Кистереп кенә әйтүе кыен, кәнишне. Бер караганда, синең дә сәбәбең җитди. Шулай да күпердән үк тотып атарга кирәк булдымы икән?

      – Соң, ул Рәдифнең әле генә үзең сөйләп үткән фашисттан кай җире ким, Закир абзый? Бары тик көнчелек аркасында гына минем бөтен тормышымны бозып, туздырып ташлады бит ул.

      – Ул яктан караганда, аермасы, ихтимал, әллә ни зур түгелдер. Әмма синең хәл белән минем ул чактагы хәлем арасындагы аерма җир белән күк арасы бит! Миңа нәрсә, мин тоткындаем ул чакта. Бернинди бүтән чарам да югые минем. Бүген үтерәләрме, иртәгәме – аның анысы әллә ни әһәмиятле түгелие миңа. Ә син бит иректәге кеше! Сиңа башкачарак эшли алырга да булырые… Әй Өлфәт, турысын әйткәнгә хәтерең калмасын, кызурак канлы кеше шул син, олан! Башың да хәйран яхшы эшли, гаделлегең дә зур, ну, кайчакта кирәгеннән артыграк кыланып ташлыйсың. Исеңдәме, салам көрәргә барган җирдән мине ничек итеп куып кайтарганыең?

      – Ул заманнарны искә алмыйк инде, Закир абзый, – дидем мин, оятымнан нишләргә белмичә. – Атта да, тәртәдә дә булды инде ул чакта.

      – Анысы шулай, узган эш. Әмма андый хәлләрне дә искә төшереп алу зыян итми кайчакта. Әйтик, син ул вакытта тузынганда, минем дә кызып китүем барые бит. Шулаймы?

      – Соң сез, эш эшлисе урында, карта суга идегез ләбаса!

      – Анысы хак сүз. Ну бит син әле яңа кеше иең. Нинди эш майтара алачагыңны белмидериек ич әле без.

      – Бөтенесен дә бер калыпка сапларга ярамый, Закир абзый. Үз районыбызда да хезмәт көненә әйбәт кенә биреп килүче колхозлар бар иде ләбаса ул чакта да.

      – Авызымнан