Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

Өлфәт! Килмә бүтән!

      – Алайса, улыбыз Ирекне алып китәргә рөхсәт ит! Ялгызың гына калгач, иркенләбрәк йөрерсең. Сиңа мәшәкате кимрәк булыр! – дидем, болай әйтүемнең һич урынлы булмавын белсәм дә тыела алмыйча.

      – Юк, Өлфәт, – диде ул һаман шулай тыныч кына, – анысы булмас инде! Аны бик яхшы тәрбияли алам мин. Сугышның иң кыен елларында да артык булмады! Ә хәзер беркемгә дә бирмим мин аны!

      Моннан ары да сүз озайтып торуның мәгънәсе юк иде инде.

      – Әйтүем шушы, Сәкинә, – дидем мин аңа, кискен итеп. – Синсез яши алмыйм мин. Белеп тор: тагын алмага киләчәкмен!

      Шулай дидем дә, Сәкинәмне кинәт кенә күтәреп алып суырып үптем һәм, ул өненә килергә өлгергәнче, тиз генә чыгып китеп, туп-туры вокзалга юнәлдем.

25

      Шулай итеп, йомшак җәйсә дә, шактый катыга утыртып җибәрде мине Сәкинә. Шуның өстенә алда ни булачагы, авылда мине ниләр көткәнлеге ачык түгел иде. Кем белә бит кайткач нәрсә буласын? Бәлки, Рәдиф мине инде күптән судка биргәндер дә, мине хөкем итү өчен көтеп кенә торалардыр. Шаһит эзләп тә йөрисе юк – Закир абзый бар. Ике арабызда булган хәлләрдән соң миңа ачу саклап йөрмидер дисеңме әллә аны?.. Колхозда эшләр ничек бара икән? Мин юкта берәр мөгез чыгып куймаса ярый инде…

      Чиләбедән әнә шулай уйлап, бик аптырап-алҗып кайттым. Ә кайтып төшкәннән соң, мәсьәләнең мин уйлаганнан да четереклерәк һәм куркынычрак икәнлеге мәгълүм булды: Рәдифнең ике кабыргасы ук сынган, һәм ул больницада ята булып чыкты!

      Башта мин, әллә янына барып, сөйләшеп-аңлашып, гафу үтенеп карыйммы икән, дип уйлаган идем. Ләкин соңыннан, барыбер гафу итмәс, андый кеше түгел ул, тәмле телеңне әрәм итеп йөрүдән башка нәтиҗәсе булмас дип, уемнан кире кайттым. Ни булса – шул, дип көтә башладым…

      Ә колхоз эше өчен юкка борчылганмын икән. Бер дә андый-мондый хәл булмаган. Барысы да үз җае белән бара. Трактор чәчкечләре дә, атлы чәчкечләр дә әйбәт кенә эшлиләр иде.

      Гаҗәп тә инде бу тормыш! Сәкинәм белән улым Ирекне тәки алып кайта алмадым. Больницадан чыккач, Рәдифнең ни кылачагы шулай ук мәгълүм түгел. Ләкин менә шундый хәлдә дә кешенең өмете, ышанычы югалмый икән. Чиләбедән кайтып төшкәннән ары ике-өч көн үтүгә үк, райбашкармага барып, өй салдыру өчен, агач юллап кайттым. Аннары аны лесхоз эшчеләрен яллап кистердем, үзебезнең колхозда эшләүче автоколонна шофёрлары белән сөйләшеп, бер төн эчендә ташытып куйдым да, идарә эшеннән бушаган араларда, шул өйгә дигән бүрәнәләрнең кабыкларын каезлый башладым. Әйтерсең минем бүтән хәсрәтем юк, әйтерсең дөньяда иң мөһим эшем – йорт салу!..

      Беркөнне шулай идарәдә иртәнге эшләрне бетергәч, йорт саласы урынга барып, тагын шул бүрәнәләрне каезларга тотынган гына идем, берәү:

      – Куеп тор әле, яшьти, балтаңны! – дип эндәште. Әйләнеп карасам – Рәдиф! Кулымнан балтам төшеп китә язды.

      – Син икәнсең әле, әйдә, утыр!

      Балтамны бүрәнәгә чабып куйдым да, нинди ниятләр белән килде икән инде бу, нәрсә әйтмәк була икән, дип көтә башладым.

      Ул бүрәнәгә килеп утыргач:

      – Ни хәлләрең бар соң, Рәдиф, нишләп