Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

Хафиз карт нигә «үзем күрдем» диде икән соң?

      – Анысы да минем эш иде, Өлфәт, мин котырттым аны ул чакта. Синең белән сөйләшкән кичнең иртәгесен иртүк районга бардым да Хафиз картны утыртып алып кайттым. Менә шунда, юлда кайтышлый, ялган шаһитлыкка күндердем мин аны. Ул чакта карт минем кулда иде әле, минем сүздән чыкмый иде.

      Аның шушы сүзләреннән соң бөтен күңелем әллә нишләп айкалып китте дә, ни кылуымны үзем дә абайламыйча:

      – Җитте, Рәдиф, артыгын сөйләмә! Булды, рәхмәт! Мә сиңа шуның өчен! – дип, башта авызына берне тондырдым, аннары күтәреп алып күпердән ыргыттым.

      Ул лапылдап су читенә барып төште дә тынсыз калды, ә мин кинәт өнемә килеп куркып-аптырап киттем: «Нишләдем мин? Әллә бөтенләй харап иттем инде кешене!» – дип хафаланып, йөгереп янына төшкәндә, Рәдиф әле һаман һушсыз ята иде.

      Ни эшләргә дә белмичә бераз торгач, мин аны күтәреп алып менәргә дип кузгалган идем, күпер өстеннән:

      – Әй Өлфәт, Өлфәт! Шулай ук ярыймы соң инде? Харап иттең бугай бит кешене! – дигән тавыш ишетелде.

      Күтәрелеп карасам – Закир абзый. Теге вакытта салам көрәргә барган җиреннән мин куып кайтарган Галләмов Закир абзый! Күпер тирәсендә генә печән чабып йөрүе икән. Шуннан безнең бәйләнешкәнне карап-күреп торган!

      Яшерен-батырын эш итәрлек ара да, чама да юк иде хәзер. Беткән баш беткән инде, дип уйлап алдым да:

      – Әйдә, анда остарып торганчы төш монда, алып менеп арбага салыйк әле үзен! – дидем мин аңа, бер дә исем китмәгәндәй күренергә тырышып.

      Без ярты гәүдәсе суда яткан җиреннән тартып алып күтәрә башлагач, Рәдиф бик каты ыңгырашып куйды. Аннары, күкрәген тотып:

      – Үләм, кузгатмагыз! Тимәгез миңа! – дип кычкырды.

      – Тукта, Өлфәт, кая, куеп торыйк әле! – дип, Закир абзый башта Рәдифне ипләп кенә җиргә яткызды. Аннары тегенең күкрәген, ян-якларын капшарга тотынды. Уң як кабыргасын капшый башлагач, Рәдиф тагын җан өшеткеч итеп илереп куйды.

      – Әһә! – диде Закир абзый, ниндидер нәтиҗәгә килеп. – Болай икән эшләр! Ә син алай ук борсаланма, энекәш! – диде ул аннары, Рәдифкә мөрәҗәгать итеп. – Әллә ни куркыныч нәрсә юк монда. Сынса, бер кабыргаң гына сынгандыр. Кабырга сынганнан берәүнең дә үлгәне юк әле. Тик кенә ят, тик ятсаң авыртмас ул! Кая, Өлфәт, су алып кил тиз генә, авыз-борыннарын юыйк, бу килеш адәм күзенә күрсәтә торган түгел бу.

      Башымнан кепкамны йолкып алдым да шуңа тутырып су алып килдем.

      Хәйран батыр йөрәкле кеше икән Закир абзый: Рәдифнең ыңгырашуына һич исе китмичә, битен ялт иттереп юып алды. Күрәсең, күпердән барып төшкәндә, берәр ташка бәрелгән булгандыр, Рәдифнең маңгаенда да яра эзе бар иде. Үги ана яфрагы ябыштырып, аның да канын туктатты. Аннары әйтте:

      – Әйдә, Өлфәт, ипләп кенә күтәреп алып меник инде! Җайлап кына арбаңа салыйк та, өйләренә илтеп куй син моны!

      Ул минутларда минем үз башым берни эшләми иде, Закир абзый кушканны гына үтәп йөрдем…

22

      Мин Рәдифне алып кайтып, җитәкләп өйләренә керткәндә, әнисе Мәсрүрә апа үзенә урын җәеп йөри иде. Күргәнем юкка, күп булса, бер ел үткәндер,