Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

аерылышканмы, әллә егет кешеме? – дидем мин, нинди киңәш бирергә дә белмичә.

      – Улмы? Ул егет кеше түгел инде, Өлфәт абый. Бала атасы икән инде. Ләкин баласы үзе белән түгел, аерган хатынында калган. Яшькә дә бик яшь түгел – миннән унсигез яшькә олы. Төскә-биткә, буйга-сынга болай симпатичный гына үзе. Институтта да шактый авторитетлы сизелә. Моннан алты ел элек үк инде кандидатлык диссертациясен яклаган. Хәзер докторлыкны язып ятам, озакламый анысын да төгәлләячәкмен, ди. Әйт әле, Өлфәт абый, нишлим икән, ә?

      – Кешегә киңәш ит, үзең теләгәнчә эш ит, диләр бугай мондый чакта.

      Ул миннән мондый җавап көтмәгән иде, ахрысы, – йөзе кинәт караңгыланды, күзендәге нурлар юып алгандай юкка чыкты. Беравык идәнгә карап торды. Бары тик шуннан ары гына гадәтенчә ялт итеп башын күтәреп миңа текәлде дә:

      – Димәк, сезгә ничек итсәм дә ярый, шулаймы? – диде. – Руслар әйтмешли, сезгә не жарко и не холодно, әйе?

      – Соң мин тормыш итәсе түгел бит ул симпатичный белән, – дидем мин, аның кирәгеннән артык төпченә башлавына эчем пошып. – Әгәр аңа кияүгә чыгасыз икән, сез яшәргә тиеш буласыз. Шулай булгач, үзегез карагыз инде, Гөлүсә. Йөрәгегез ничек куша, шулай эшләгез! Башкача мин берни дә әйтә алмыйм. Кешегә киңәш бирү түгел, үземнең семья тормышымны да шушыңарчы рәткә сала алганым юк әле.

      Бу җавабымның кискенрәк булганын сизенеп, мин аңа: «Хәер, мондый зур эшкә алыныр өчен, бер-береңне яратышу да кирәк, диләр бугай бит, анысы бармы соң ике арагызда?» – дип әйтмәкче булып авыз ачкан идем, ләкин Гөлүсә мине тыңлап тормады.

      – Рәхмәт, Өлфәт абый! – диде дә, институт коридорын яңгыратып, тек-тек басып китеп барды.

20

      Сессиядән кайтып, «Ватан» да эшли башлагач та җиңел булмады, туган, минем хәлләр. Аеруча беренче айларда, халык – мине, мин халыкны яхшылап белмәгән чорда, кыенга туры килде. Үз якларына аудару өчен, ниләр генә эшләп карамады ул шабашниклар! Мең төрле хәйлә табып, өйләренә алып кереп сыйларга да тырыштылар, төрле «бүләкләр» төртергә азапланучылар да булды. Минем әле һаман буйдак булып йөрүемне сәбәп итеп, гайбәтен дә туйганчы тараттылар…

      Һей, туган, ул көннәрдәге хәлләрне искә алганда, хәзер дә аркалар чымырдап китә әле!..

      Әлеге шул «Ватан» да эшли башлаган көннәрдә килеп чыккан кайбер хәлләрнең бер-икесен сөйләп үтмичә тәки булдыра алмам, ахрысы.

      Март аеның урталары, аяз, җылы көн иде. Икенче бригададан алты ирне кырга салам көрәргә җибәрдек. Тукта әле, нишләп яталар икән дип, төшкә таба яннарына барып карап кайтырга булдым мин боларны. Килсәм, алтысына алтышар метр кар да көрәмәгәннәр. Үзләренә кирәк кадәр урынны гына чистартканнар да, көрәкләрен карга кадап куеп, дөньяларын онытып, карта сугып утыралар! Шулкадәр бирелеп уйныйлар – яннарына килеп басканымны да сизмәделәр хәтта.

      Акыра, сүгенә башлаудан үземне чак-чак кына тыеп калдым. Ачуың килмәслек тә түгел бит: иртәгә шушы эскерттән ферма терлекләренә салам ташый башларга тиешләр, ә болар әле ул эскертне көрәргә тотынмаган!

      – Кая, миңа