бит ул. Андыйлар бер Таифә апа гына түгел авылда, байтак. Кызып урак урган көннәрдә тагын да күбәеп киттеләр. Берничәсенең өенә барып, ташлагыз бу эшегезне, соңгысы булсын, дип оялтмакчы, тәртипкә китермәкче булган идем, авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Әйтерсең алдан ук сүз берләшеп куйганнар – барысы да бертөрле сөйли:
– Нигә нәсел үгезе шикелле тап-таза ире булган Таифәгә сату итеп йөрергә ярый да, нигә безнең ише тол хатыннарга йөрергә ярамый? Аңардан кай җиребез ким безнең? Тыясың икән, башта Таифәне тый, прсидәтел! – диләр.
Менә шуңа күрә Таифә апаның «гастрольләре» нә чик куярга булдым мин. Беркөнне Казаннан кайтып килешли очратып, идарәгә алып кердем дә:
– Соңыннан үпкәләштән булмасын, Таифә апа, әйтүем шушы: әгәр дә мәгәр урак беткәнче авылдан чыгып киткәнеңне сизсәм, тотам да спекулянт итеп милициягә озаттырам мин сине! – дип кисәтеп куйдым.
Ул үзе дә бу юлы, алай карышып тормыйча, ризалашкан төслерәк итеп чыгып киткән иде. Шул сөйләшүдән cоң өч-дүрт көн үтүгә, ни күзем белән күрим, чиләк-көянтәсен аскан да бакча артлатып кына таң тишегеннән тагын Казан каласы ягына китеп бара бит бу! Минем дә кан кызып китте хәзер. Тиз генә куып җиттем дә каршына бастым:
– Борыл, Таифә апа!
Башта каушабрак калды булса кирәк, күзләрен ялтыратып, сүз әйтә алмыйча торды. Аннары кинәт кызарып-бүртенеп чыкты. Гадәттәгечә, ни әйткәнен дә уйлап тормастан чәрелдәргә тотынды:
– Чукынып кына китсәңие, энем Өлфәт! Алланың каһәре генә төшсәе үзеңә! Инде котылдым бугай дип кенә барадырыем, тәки күзеңне тәреләндереп килеп җиттең бит, ә! Нигә дип, кем өчен дип, болай көн-төн чапкан буласың син? Әллә, чынлап торып, безнең калхузны алга җибәрәм дип йөргән буласыңмы? Йөрмә, наный, булмый ул, була торган нәрсә түгел ул бездә! Кая, тотма әле көянтә башын, кызлар түгел мин сиңа! Җибәр, тиз генә барып кайтыйм әле Казанга. Берсекөнгә иртүк кайтып җитәм мин, менә күрерсең, кайтып җитәм!
– Теләсәң ни әйт, Таифә апа, ләкин беркая да җибәрмим мин сине! Әйдә, борыл яхшы чакта!
– Нигә бу тикле каныгасың син миңа, Өлфәт, – диде ул, күзләремә ялвару катыш нәфрәт белән карап. – Ни зыяным тигәне бар сиңа? Син борып кайтарганга карап кына барыбер калхузны кинәндерерлек эш майтармыйм бит инде мин! Төшмә лутчы аркылы, җибәр көянтәмне! Ике көндә дөнья харап булмас бит, кайткач тырышыбрак эшләрмен! Башка чакта болай кача-поса сораусыз йөрмәм, билләһи менә, йөрмәм!
Ихтимал, инде әзерләнеп юлга чыккан һәм шушылай ялварып үтенгән кешегә соңгы тапкыр юл куйганда да ярар иде. Ләкин Таифә апаның бу сүзләрне чынлап әйтмәвен белеп торам шул мин. Күп мәртәбәләр сүз биргәне бар инде аның. Ике-өч көннән тагын шушылай тотылса, тагын шушы ук сүзләрне кабатлаячак ул! Хикмәт анда гына да түгел иде әле. Иң ачу китергәне шул: соңыннан, эш узгач, Таифә апаның мактанып йөри торган гадәте бар. Өлфәт миңа бер сүз дә әйтә алмый, әйтсә дә тыңламыйм мин аның сүзен, имеш…
Менә шуңа күрә бүген үз сүземдә нык торырга булдым мин.
– Әйтмә дә, тыңламыйм да, Таифә апа! Борыласың