Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

дә белмичә, ык-мык килеп торды. – Нигә җавап бирмисең? Зелпе җыеп йөргәндә күрдем дип, нигә ялганладың? – дидем мин, ярсып.

      – Туктале, олан, ипләп кенә әйт әле син: кем әйтте сиңа, мин нахак сөйләгән дип? – диде Хафиз карт, ниһаять, үзен кулга алып, батыраеп китеп.

      – Кем әйттеме? Рәдиф үзе әйтте! Давай, боргаланмыйча гына сөйләп бир тизрәк: нигә ялганладың син миңа ул чакта? Нигә минем тормышны боздың?

      – Сәбәбе шул тамак инде аның, олан, – диде ул, калтыранып. – Тамак тәмугка кертә ул! Үзең дә беләсең, бик авыр заманаларые бит ул чакта. Ә Рәдиф кулында ризык барые.

      «Синдә генәмени ул тамак, башкаларда юк иде микәнни» дип әйтергә һәм ипи шүрлегенә бер менеп төшәргә бик кыҗрап торсам да, Рәдиф белән бүген генә булган хәлне искә алып, мин үземне тыеп калдым һәм:

      – Ярый, урының җәннәттә булыр инде, болай булгач! – дидем дә, ул кабахәт картның йортыннан чыгып, атыма утырып кайтып киттем.

      Гаҗәеп тын, айлы кич иде. Һава саф, салкынча. Сулап туймалы түгел. Ат, ара-тирә пошкыргалап, үз көенә генә атлап кайта. Мин, арбага сузылып ятып, күктәге йолдызларга карап уйланып барам. Кемнәр генә йөрмәгәндер инде бу йолдызлар астында? Нинди генә хәлләргә шаһит булмагандыр инде алар? Хәзер менә мине, мин ахмакны күреп торалар. Мондый да кешене күргәннәре бар идеме икән әле аларның?.. Юктыр, булса да, бик сирәктер…

      Нишләргә соң инде миңа? Кая барырга? Рәдиф айныганны көтеп, аның белән үзара мөнәсәбәтне ачыклаганчы шушылай тыныч кына, берни дә дәшмичә генә торып торыргамы? Әллә иртәгә үк улым Ирек белән Сәкинәм янына чыгып китәргәме?.. Вакытының шундый мәшәкатьле чагы туры килүен әйт әле син аның! Бүген-иртәгә көзге чәчү башланырга тора бит! Андый чакта үзең көн-төн карап-тикшереп торсаң да, таманга гына килә әле ул. Узган көз әнә чәчүлек орлык ташучының берсен җавапка тарттырмыйча тәки булмады. Үз күзең белән карап эшләтүгә җитми инде ул. Ышан, әмма тикшереп тор, дип тикмәгә генә әйтмәгән инде Макаренко!..

      Анысы шулаен шулай да, ә мин чәчү чәчтереп йөргән арада, Рәдиф эшне судка бирсә? Кабыргасы сынган, диде бит анда Закир абзый… Хәер, сынмаган булса да, рәхәтләнеп рәшәткә артына тыктыра ала ул мине. Гаепләр өчен маңгаендагы ярасы да бик җиткән!.. Шаһит эзләп йөрисе юк: Закир абзый барысын да күреп торган бит! Аның да миңа үпкәсе бар… Юк, сузарга ярамый бу эшне! Үзләрен үк алып кайтып булмаса да, һич югында, Сәкинә белән Ирекне күреп, алларына тезләнеп гафу үтенергә кирәк…

      Уйладым-уйладым да болай итәргә булдым, туган: Оренбургта минем әнинең бертуган абыйсы яши иде. Җитмешкә җитеп килә торган ул ялгыз карт әле быел җәй генә минем янга кайтып, айга якын торып китте. Менә шул абый бик авыр хәлдә икән, тиз генә килеп җитәргә кушып, телеграмма суккан дип, үз урыныма беренче бригада бригадирын калдырдым да, иртән иртүк торып, Сәкинәм белән улым Ирек янына юл тоттым.

23

      Казанга барып, поездга утырганнан соң бик нык пошына, борчыла башладым. Билгесезлек өзгәли иде күңелне. Кем белә анда – Чиләбедә нәрсә буласын? Бәлки, Сәкинә инде күптән башка кешегә кияүгә