Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

диде дә көрәген сузды. Мин бер мәлгә аптырап калдым. Белеп торам: эш авыр булганнан әйтми ул моны. Шабашниклыкта йөрүеннән тыеп, төшемле эшеннән мәхрүм иткәнгә шушылай кылана. Минем ачуны китерергә, мине кычкырта башларга маташа. Әгәр мин хәзер дулап китеп, кычкыра-сүгенә башласам, ул миннән дә катырак тузыначак. Аннары артымнан көлеп калачак, үзен җиңүче санап, күңеленнән тантана итәчәк… Юк инде, Закир абзый, алай гына мәтәштерә алмассың син мине, дип уйладым да, ялт итеп кулыннан көрәген тартып алып:

      – Бар, хәзер үк, менә шушы минутта ук кайтып кит моннан, корткыч! Үзең эшләмәвең генә җитмәгән, башкаларны да оскыртып ятма! Ахмакка санама син мине, карталарның синеке икәнлеген белми икән дип уйлама! Бар, шушы секундта ук югал күз алдымнан! Калганын кичен идарәдә сөйләшербез! – дип куа башладым тегене.

      Күрәсең, минем сүзне уенга алырга ниятләде булса кирәк, Закир агай башта:

      – Җә инде, ул тикле чәпчемә, уйнап әйткәнгә дә кызып китмә алай, – дип карышып маташты.

      Бәлки, миңа, чыннан да, шунда үземне кулга алып, тыелып калырга кирәк булгандыр. Әмма бер кызгач туктала алмадым:

      – Бар, ычкын яхшы чакта, югыйсә ахыры өчен мин җавап бирмим! – дип, көрәк белән өстенә бара башладым. Закир абзый да эшнең уен түгел икәнлеген сизенде, ахры, үзалдына сүгенә-сүгенә, шыпырт кына кайтып китте.

      Ә мин, җан ачуым белән тегеләр янына барып, кар көри башладым.

      Минем дуамаллык аларга да күчте булса кирәк, тегеләр дә кызып-кызып эшләргә тотындылар. Дүрт сәгать буена беркем бер авыз сүз әйтмичә, пыр тузып эшләдек без. Бары шуннан ары гына, ниһаять, алтмышка җитеп килгән Саттар абзый, телгә килеп:

      – Әйдә, Өлфәт туган, бер пыскытып алыйк булмаса! Хәйран каты эшләп ташладык бит, – диде. Бүреге белән маңгай тирен сөртеп алды.

      Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә аны кызгана башлаган идем инде, тик башлап сүз әйтергә уңайсызланганнан гына дәшми тора идем. Шунлыктан бу тәкъдимен бик рәхәтләнеп элеп алдым:

      – Әйдә, Саттар абзый, тартып җибәрегез булмаса!

      – Ну, усаллык та бар икән үзегездә, Өлфәт туган! – диде Саттар абзый, тәмәкесен төреп тарта башлагач. – Ну, кызык иттең син безне бүген! Эт итеп кыйнап киткәннән дә болайрак булды инде бу!

      – Ачуны китердегез бит, Саттар абзый! Минем урында булсаң, син дә карта уйнап утырган өчен рәхмәт әйтмәс идең. Миңа гына кирәк түгел ич бу салам, үзем өчен йөрмим ләбаса!

      – Беләм, энем, бик әйбәт беләм. Шуңа күрә үпкәләмим дә мин сиңа!..

      Кичке сәгать алтыга кадәр эшләдек без ул көнне. Теге агайларның ник берсе сукранып карасын, ичмаса! Сукранырлар иде дә, мин дә шунда, алар белән бергә эшлим бит. Шуңа сер бирәселәре килми. Тагын берәр сәгать эшләсәк, эскертне бөтенләй көрәп үк бетерергә мөмкин булыр иде, күп калмаган иде ул. Ләкин һәрнәрсәнең бер чамасы була бит. Сүземне сүз итәм дип, әтием яшендәге ул өлкән агайларны да аяктан екканчы эшләтергә ярамый ич инде!..

      Менә шулай, туган. Шул хәлдән соң Закир агай минем белән сүз көрәштерүдән туктады. Кая кушсалар да, майлаган шикелле эшләп йөри башлады. Әмма