сәбәпләре җитди түгел, иптәш Хәкимов. Үзебезгә генә ошаган җирдә эшли торган вакытлар да җитәр, әлбәттә. Әмма хәзергә андый чак түгел әле. Иртәрәк әле аңа. Һәркайсыбыздан сәләтенчә таләп ителә әле хәзергә! Һәркайсыбыз булдыра алганча эшләргә һәм мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тиеш… Ә синең «Ватан» да эшләрлек сәләтең барына мин ышанам. «Чулпан» да калдыра алмыйбыз без сине. «Ватан» штурвалын тоттырмакчы булабыз. Бүген генә уйланган нәрсә түгел бу. Өең янганнан соң, йорт салырга ашыкма, диюем дә шул максатны күздә тотып әйтелгән сүз иде.
– Миннән башка кеше юкмыни соң, Гадел Салихович?
– Кешесе күп лә аның! Хәзерге председатель Мосафировны калдырырга ярамавын сизенеп, аның урынына төпләнеп калырга теләп, үзләре ымсынып йөрүчеләр дә бар. Әмма безгә андыйлар кирәк түгел. Эш майтарырдай, «Ватан» да тәртип урнаштырырдай кеше кирәк безгә! Сер түгел, «Ватан» – районда иң артта килүче хуҗалык… Кыскасы шул: бар, кайт та «Чулпан» ның отчёт-сайлау җыелышын әзерли башла. Көнен билгеләгәч хәбәр итәрсең, мин үзем барырмын җыелышыгызга.
Мәсьәлә әнә шулай кабыргасы белән китереп куелса да, мин ризалык бирергә ашыкмадым.
– Хәзер генә өзеп берни дә әйтә алмыйм, Гадел Салихович. Халык сайлап куйган бит мине «Чулпан» га. Алар нәрсә дияр бит әле, – дип, эшне бөтенләй үк өзеп бетермичә кайтып киттем.
Көн шундый суык – авызыңны ачсаң, сулуга каба. Теләсәң, шул зәңгәр суыкны пычкы белән турап, әрдәнәләп өеп куеп булыр төсле. Тере җан ияләре ничек түзә торгандыр, хәтта авыл йортларының капкаларына тикле «тим-ә-ә-ә!», «үлә-ә-әм!» дип, елап-сыкрап кына ачыла. Кояш үзе дә туңган, ахрысы, – «колакларын» тырпайтып тора, яктылыгы да кими төшкән. Ярый әле, җиле юк. Җиле дә булса, капкаңнан баш тыгып, урамга карый алмас идең!
Ә Гадел абый иртәнге унга ук килеп җитте. Җыелыш көндезге сәгать икедә башланды.
Тиене тиенгә туры килсә, кереме чыгымыннан артмаса, ягъни, киресенчә, чыгымы кеременнән артып китмәсә, колхоз отчёт-сайлау җыелышы әллә ни кызыклы да, тавыш-гаугалы да булмый. Бездә андый чатаклыклар юк иде. Шуңа күрә җыелышның отчёт өлеше шома гына барды дияргә була. Дөрес, Рәдиф:
– Менә өч ел инде Хәкимов ел саен печән өстендә печәнчеләргә йә тана, йә сыер суйдырып, бушлай ашатып килә. Минемчә, узган елгы сыер итен печәнчеләрдән түләттерергә кирәк, – дип тәкъдим кертергә азаплана башлаган иде башлавын. Әмма халык аңа: «Ниткән түләү ди ул?!» – дип, авыз ачарга да ирек бирмәгәч, Гадел абый да ул мәсьәләне күтәреп алмагач, шундук тотлыгып калды да: – Мин болай гына, колхоз милке өчен эчем пошып кына әйткән идем, түләтмисез икән – кирәк түгел! – дип мыгырданып, урынына утырырга мәҗбүр булды.
Ишек катында торучы Галим абзый:
– Беләбез инде, олан, синең колхоз өчен ничек тырышканыңны сөйләп тору кирәк түгел! – дип ипләп кенә әйтеп куйгач, бөтенләй кечерәеп, халык арасына сеңеп калды.
Ә менә сайлау өлеше башланып, Гадел Салихович мине председательлектән азат итүләрен үтенгәч исә, җыелыш бик нык кызып китте. Иң элек теге вакытта кәҗәсе өчен кайгырып, нишләргә белмичә