Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

яр буенда шулай уйланып-өзгәләнеп утырган вакытта, кинәт безнең печәнчеләрнең шалашлары тирәсендә шау-шу башланды. Нигә болай ду куптылар икән, әллә берәрсенең шалашына елан-фәлән керде микән дип, яннарына йөгереп барсам, кайберләре күз яше белән еларга ук тотынган.

      – Ни булды, иптәшләр, нигә болай дөнья шаулатасыз?

      Гадәттәгечә, бу юлы да Маһисәрвәр апа чәчрәп чыкты:

      – Нигә буламыни, пәрәми! Күрмисеңме әллә, яна бит! – диде ул, күктәге кызыл яктылыкны күрсәтеп.

      – Шәфәкъ балкышы түгелме соң, Сәрвәр апа? – дидем мин, әле һаман үз уйларымнан арынып җитә алмыйча.

      – Бу кадәр дә сантый булырсың икән, Өлфәт энем! Нинди шәфәкъ яктысы булсын ди ул сиңа? Шәфәкъ шул якта була димени? Кояш баешында була бит ул шәфәкъ. Ә бу ут кыйбла ягында лабаса!

      Йөрәгем дерт итеп китте. Яктылык, чыннан да, кыйбла ягында, ераклыгы да шул безнең авыл тирәсендәрәк иде! Әгәр ут шунда булса – харап! Янгын сүндерердәй кеше юк анда хәзер. Буйдан-буйга өтеп чыгачак ул ут авылны. Җиле алай зыянлы түгел түгелен. Ләкин ут үзе җил чыгара бит ул! Җитмәсә, көннәре дә бик эссе торды бу арада. Суыбыз да ерак!..

      – Җә инде, әйт, ичмаса, берәр сүз, нигә өннән чыгып калдың? Болай карап торып булмый ич! – диде Сәрвәр апа, утка баскандай сырпаланып. – Җигик атларны да китик кайтып тизрәк. Бетә бит ату авыл янып! Сүндерер кеше юк бит анда!

      – Ничек кайтып китәсең ди? Төнлә паром эшләми, Маһисәрвәр апа! Паромчы өенә, авылларына кайтып куна ич ул!

      – Чукынып кына китсен инде, алай булса! Өем янса да жәл түгел, кадалсын анысы. Страхование бар. Андый гына өй салырлык акчасы чыгарые әле. Ну, кәҗәм янса – бетте инде баш! Кәҗәм кәҗә ише генә түгел, сыерыңа алыштыргысызые, билләһи. Кәшифәм кәҗәмне генә чыгарып калса ярарые, Ходаем-бер Аллам! Булмас, чыгара алмас ул йокы чүлмәге! Итәгенә ут капканчы гыр-гыр йоклар да итәге яна башлагач чыгып чабар, тавык мие капкан нәрсә! Кемгә охшап шулай ваемсыз булгандыр инде! Бер дә кыз балага охшамаган бит!.. Ичмаса, йөзә белмим. Йөзә белсәм, ике дә уйламасыем: Идел тармагын йөзеп чыгарыем да кайтып китәрием!

      Әйбәтрәк өйле, сыерлы-сарыклы кешеләр, кайгырышсалар да, артык аһ ормыйча гына торганда, Маһисәрвәр апаның шушылай үрле-кырлы сикеренүе, бер караганда, шактый мәзәк тоела иде, әлбәттә. Тик аңар да ачуланып булмый шул. Күз карасы кебек бердәнбер кәҗәсеннән дә коры калса, нишләр ул? Шулай да паникага юл куярга ярамый иде.

      – Ярар, җәмәгать, тынычланыгыз, ул кадәр борчылыр урын юк әле! Син дә алай бик үрсәләнмә, Маһисәрвәр апа! Моннан торып кына бер эш тә чыгарып булмый. Кызың Кәшифә өйдә ич синең, ул-бу булса, кәҗәгезне чыгармый калмас! Минемчә, ул янгын безнең авылда булырга тиеш түгел. Безнең авыл уңдарак, әнә тегендәрәк бит! – дигән булдым мин, халыкны да, үземне дә шуңа ышандырырга омтылып.

      Бер дә пошынмаган атлы булып, үз шалашыма кереп киттем. Ә үземнең йөрәк, менә чыгам, менә ярылам дип, дөп-дөп тибә, өстемә салкын су койгандай, бөтен тәнем калтырый иде. Йоклау түгел, керфек тә какмадым