Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

миндә, туган, йорты кадалып китсен иде, тик мин печән чабып йөргән көннәрдә Сәкинә Чиләбегә китеп барган булып чыкты. Көткәндер-көткәндер дә, мин бер тапкыр да Янтыкка яннарына барып карамагач, ачуланып чыгып киткәндер, күрәсең. Малайны да алып киткән. Калдырган булса, үземнең яныма алып кайтыр идем дә бер иптәш булыр иде, ичмаса. Киткәннәренә дүрт айдан артык гомер узды, ә мин бер генә тапкыр булса да хәлләрен сорашып кайта белмәдем шул! Минем ишеләрнең шул инде ул: дуамаллык – алдан, акыл арттанрак йөри… Хәзер бик сөйләшәсе иде дә – Сәкинә юк!

      Мин шулай мең төрле уйларга чумып, аптырап-алҗып йөргәндә, райком секретаре Гадел абый килеп төште. Бик кызып урак урган көннәр иде бу. Килеп төшү белән үк машинасына утыртып, ул мине кырга, уракчылар янына алып китте.

      Кул белән уручылар да, маңгай тирен агызгычыбыз да (лобогрейканы бездә шулай дип йөриләр) әйбәт, чиста уралар иде. Ул яктан минем йөзгә кызыллык килмәде. Уракчылар эшеннән канәгать булып кайтты Гадел абый.

      Аннары дәүләткә икмәк тапшыруның ничек барышын сораштырды. Дөресен әйтергә кирәк, ул мәсьәләдә эшләр бик шәптән түгел иде безнең. Районда иң артта ук булмасак та, мактанырлык эш юк иде. Тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, ул эшне мин үзем бик ашыктырмый идем. Башта, яңгырлар башланганчы, урып-җыеп калырга кирәк, калганы үз җае белән барыр әле дип уйлый идем һәм шул фикеремне Гадел абыйга да әйттем. Ләкин ялгыш уйлаганмын икән.

      – Миңа синең күпме уруың гына түгел, күпме икмәк тапшыруың да кирәк! – диде ул, шактый кырыс итеп һәм нык кына орышып алды.

      Сүз юк, ул да үзенчә хаклы, чөнки беренче җавапны ул бирә.

      Әмма мин дә үземчә хаклы идем. Хикмәт шунда: әлеге дә баягы, колхозыбыз кечкенә булганлыктан, үзебезнең автомашинабыз юк, район автоколоннасыннан да машина артмады. Бөтен кырыбыздагы игеннең ашлыгын уру да, сугу да, дәүләткә илтеп тапшыру да гел шул егерме сигез баш ат җилкәсендә. Шунлыктан сугылган ашлыкны вакытында тапшырып өлгертә алмыйбыз.

      Менә шуларны сөйләп биргәч, Гадел абый шушы араларда ук автоколоннадан бер машина җибәртергә вәгъдә бирде. Аннары папиросын кабызып алды да:

      – Йә, хәзер үз тормышың хакында сөйлә инде. Нишләргә, ничек яшәргә уйлыйсың? Йорт салырга җыенасыңмы? Исәбең булса сузма. Хәзер үк хәстәренә кереш! Без дә мөмкин кадәр ярдәм итәрбез, – диде. Аталарча якын итеп, үз итеп, иңемә кулын куйды.

      – Йортны салырга булыр ла анысы, Гадел Салихович. Колхозчылар да булышабыз дип тора. Ләкин бер хикмәте бар бит аның: салып куйгач, тагын яндырмаслармы икән соң?

      – Да, сорарга да онытып торам икән: үзең кемнән шикләнәсең? Кем эшедер дип уйлыйсың?

      – Атап берәүне дә әйтә алмыйм. Бер дә алай үчләшкән кешем юк иде шикелле.

      – Ә йортыңны яндырганнар бит. Димәк, кемгә дә булса ошамагансың.

      – Күрәсең, шулайдыр инде.

      – Әйдә, болай сөйләшик, алайса, иптәш Хәкимов: алай күңелең тартмый икән, йорт җиткерергә ашыкма син. Ләкин борыныңны төшермә! Каш ярылып, күз чыкмаган. Дөнья булгач, төрле хәлләр була.

      – Яхшы