Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

мөгезеннән ялт – электереп тә алдым! Ә көтү үтеп киткәч, прәме күпер өстендә бәйләп җыктым да чалдым үзен. Бичара тана җан биргәч кенә, теге күсәк белән аягын сындырдым да, баҗайга көтүен шул тирәдәрәк тотып торырга кушып, авылга барып, заффирмы Рәдиф белән завхузны алып килдем. Аннары прәме шунда күпер өстендә тунадык та, ит булды менә. Рәдиф, райун сталаваена илтеп тапшырыйк, дип маташканые маташуын, ну, мин авыз да ачтырмадым тегеңә. Шушындый Алла үзе китереп тоттырган нигъмәтне анда илтәләрме соң инде, Рәдиф энем! Ит ашамыйча печән чапкан кешеләрне кайда күргәнең бар? Печәнчеләргә алып барабыз и бетте-китте! дигәч, артык карыша алмады. Карышырые да, миннән өркә ул. Прсидәтел булган чагындагы махинатсияләрен байтак беләм мин аның. Шуңа исәпләшә ул минем белән. Ә запур булган диюем болай гына анысы. Пычак булсынмыни миңа? Бүлнискә кагылуым хак. Теге безгә азык китергән кыз шикләнмәсен дип кереп чыктым мин анда. Брачка да, чуртка да күренеп тормадым. Ишек төпләрендәге эскәмиядә биш-ун минут утырдым да чыктым. Менә шулай, энем Өлфәт, әйтсәм эшлим инде мин!

      Нишләтәсең инде аны? Вакытында тыеп кала алмагач, хәзер сүз озайтып торуның файдасы юк иде.

      – Ярый, Галим абзый, булган-беткән инде. Ләкин бүтән вакытта мондый эшең кабатланса, яхшылык көтмә! – дию белән генә чикләндем.

      Ә тана ите ярап куйды! Бөтенләй бүтәнчә эшли башлады печәнчеләр. «Коры» аш ашаган көннәрдә кайбер печәнчеләрнең покосны йә бик тар алып, яисә күрер күзгә киң алып та, астын чи калдырып чабуларына эчем пошып, кисәтү ясагач:

      – Теләсә ни әйт, прсидәтел, әмма үтерсәң дә, шушыннан әйбәтрәк итеп чаба алмыйм! – дип әрепләшүчеләр дә бетте, эчем йомшады, дип, атлаган саен тал арасына йөгерүчеләр дә күренми башлады.

      Бәхеткә күрә, көннәр бик матур торды. Чапкан чакта яугалап китеп шиккә салса да, печәнне җыйган көннәрдә ник бер генә яңгыр төшеп карасын. Тотынуыбызга унтугызынчы көн дигәндә төшке ашка соңгы богылны коеп кайттык. Шул ук көнне авылга кайтып китәрбез дип тә ниятләп тора идем, ләкин әлеге шул Әйтсә эшли Галим абзый:

      – Син алай борчак урынына куырма инде, энем Өлфәт! Адәм баласына гел эшләп кенә торырга димәгән, вакыты белән әз генә булса да ял да кирәк аңа! Давай, ашыкмыйк алай. Хатын-кызлар Иделдә бер рәхәтләнеп өс-башларын юсыннар, без, ирләр, сакал-мыекларыбызны кырыйк. Керле кием белән кайту килешми, безнең татар андыйны яратмый ул! – дигәч, башкалар да аның фикерен куәтләгәч, каршы килмәдем.

      Шулай да күңелем тыныч булмады ул көнне. Су да коенып карадым. Җәйрәп тын гына агып яткан Кама суларының матурлыгына сокланып, әледән-әле чалт та чолт сикергәләп куйган балыкларны күзәтә-күзәтә әллә кайлардан урап та кайттым. Тик барыбер нидер җитми, нигәдер эчем поша. Хәтта җәяүләп үзем генә кайтып китимме әллә дип тә уйлаган идем. Әмма председатель паром мәшәкатьләреннән куркып, безне ташлап кайтып китте, дип үпкәләрләр дип, ул уемнан кире түндем. Ә тәвәккәлләп кайтып китсәм, бик шәп буласы икән, туган! Их, әйбәт буласы икән кайтып китсәм!..

      Галим абзый сүзендә торды. Көндез үк безнең болыннан ерак