Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

әйткән дә юк, мин эчкән аракыны җыеп барсаң, анысы гына да кечерәк бер күл булыр иде. И «теге» якның да кимен куймадым. Дус итеп сиңа гына әйтәм, яшь, чибәр хатын-кызларга да кулым тигәләде!

      – Булмагандыр ла?..

      – Ә? Булмагандыр дисеңме?.. Ха-ха-ха-ха! Ул миңа ышанмый торган була бит әле! Әгәр алай шикләнәсең икән, кайткач, Сәкинәңнән сора әнә.

      – Бу ни дигән сүз, Рәдиф? Минем Сәкинә белән дә булдым дип әйтергә теләвең түгелдер бит?

      Рәдиф мыскыллы елмаеп куйды:

      – Бигрәк беркатлы кеше инде син, Өлфәт! Күңелеңә авыр алма, малай…

      Башта артык исем китмичә утырган булсам да, тегенең соңгы сүзләреннән соң минем эчкә дә корт керде бит, туган. Башымнан хәтта әллә, сикереп торып, ботарлап ташлыйм микән үзен дигән уй да йөгереп үтте. Ләкин түземемне җыеп тыелып калдым һәм тагын бер мәртәбә:

      – Алдашмыйсыңмы, малай? Шушы сүзләреңне расларлык берәр дәлилең бармы? – дип сорадым.

      Ул тагын кычкырып көлеп куйды да:

      – Андый эшләрнең дәлиле каламыни, юләр! – диде. – Дәлилем юк, ә менә шаһит кирәк булса – бар, анысы булыр!

      – Кем ул?

      Рәдиф җавап бирергә ашыкмады, никтер уйга калып, маңгаен ышкып тора башлады.

      – Мин җавап көтәм, Рәдиф, кем ул шаһит? – дидем мин, тәкатьсезләнеп.

      – Син көтәсең дә бит, ә мин әйтергә теләмәсәм?

      – «А» сын әйткән икәнсең, «Б» сын да әйт! Йә сүзләрең ялган икәнлеген таны да хәзер үк гафу үтен! Югыйсә…

      – Ул кадәр үк чапаланма син! – диде Рәдиф, минем кыза башлавыма бер дә алай исе китмичә. – Әгәр синең өчен ул кеше бик алай важный икән, әйтәм, алайса: Хафиз карттан сорарга мужыш әнә!

      – Иртәгә аек баштан да шушы сүзләреңне кабатларсыңмы, Рәдиф?

      – Ә хәзер син мине исерек дип уйлыйсыңмы? Икебезгә бер яртыны да эчеп бетермәдек бит әле без. Чепуха бит бу минем өчен! Берүземә бер яртыдан да кызмача гына булып йөрим мин. Каяле…

      Рәдиф шкафларындагы шешәгә үрелә башлагач, мин түзеп тора алмадым.

      – Җитте, агайне, бик шәп сыйладың! – дидем дә, мәсьәләне бүген үк ачыкламакчы булып, Хафиз картларга киттем. Ләкин ул өйдә юк иде.

      – Атна башында ук районда торучы малаебызга кунакка дип киткәние, шуннан бирле кайтканы юк әле, олан, – диде карчыгы.

      Үзең дә чамалыйсыңдыр, туган, минем кәефнең рәте-чираты сүтелгән иде инде. Рәдиф сүзләренә бөтенләй үк ышанып җитмәгән идем җитүен. Шулай да Сәкинәм белән башка көннәрдәгечә якын итеп, үз итеп сөйләшү булмады. Үзем никадәр сиздермәскә теләсәм дә, Сәкинә барыбер минем хәлне сизенде.

      – Нишләдең син, Өлфәт? Нигә болай соңга калдың, кайда шушылай алыштырып җибәрделәр сине? – диде ул, бик нык хәвефләнеп.

      – Мин бүген Рәдифләрдә булдым, аракы эчтек, сезнең ничек итеп сугыш елларында бергәләп колхозны җитәкләп алып баруыгыз турында сөйләшеп утырдык! – дидем мин. «Бергәләп» сүзенә басым ясап әйттем. Аннары, нишләр икән дип, Сәкинәнең йөзенә карадым. Берәр төрле кырын эше булган булса, кинәт коелып төшәргә тиеш иде ул.

      Коелып ук төшмәде Сәкинә, әмма секунд эчендә