алайса, дус кеше буларак, дөресен әйтим: бик үҗәт нәрсә булып чыкты ул кыз, һич кенә дә якын бара торган түгел. Ну, шулай да бүген тагын бер тапкыр озатып карыйм әле. Килешә алмасак, иманын укытам мин аның!
– Юк инде, Рәдиф, өч тапкыр барып карадың – җитте! Өчтән ары көч була ул. Бүген миңа юл куй инде син, яме?
– Папрубый барырга!
– Барсам нишләтерсең?
– Анысын соңыннан күрерсең!
– Өркетмә, яме, синнән курка торган күлмәгем күптән тузды инде!..
Тартышка китсә, көч белән алдыра алмаячагын үзе дә сизенде булса кирәк (шаярып көрәшеп уйнаган вакытларда, гел мин ега идем аны), өйалдында сөйләшкәндә шактый нык әтәчләнсә дә, теге кичне Рәдиф миңа комачаулап, бәйләнеп йөрмәде.
Сәкинәне ничек озата кайтуымны, капка төпләрендә ниләр сөйләшүебезне сөйләп тормыйм, туган. Андый изге нәрсәне, минемчә, үзара сөйләшкән егет белән кыз гына белергә тиеш. Тик шуны гына искәртеп китмәкче булам: картлар әйтмешли, чәчләребез чәчкә бәйләнеп үк туган булганбыз, күрәсең. Сәкинә белән шул ук кичтә аңлашып, сөешеп киттек без.
Бер атна торды ул безнең авылда. Соңыннан да, җае чыккан саен, йә мин Янтыкка барып, яисә ул безнең авылга килеп очраша башладык. Хатлар язышып та серләшәбез. Аннары, көтә торгач, Сабан туе да килеп җитте. Алдан сөйләшү буенча, Сәкинә бәйрәмдә безнең авылга килергә тиеш иде. Безнең авылның урманы бик якын, ындыр артыннан ук башлана. Сабан туен һәр ел шунда үткәрәләр. Бик матур аланлык бар безнең анда. Коенырга теләгән кешегә көмеш сулы зур гына күле дә якын гына. Элек шунда бер рус баеның дачасы булган. Билгеле, хәзер анда бернинди дача юк: революция елларында авыл халкы бөтенесен яндырган – капитализмның духы да калмасын, янәсе… Духы чыннан да юк. Ә менә аланы белән күле калган. Исән булсам, шул аланда колхозчылар өчен ял йорты салдырырга әле исәп. Нык итеп, бүрәнәдән эшләтергә уйлыйм. Кыш көне дә торырлык булсын. Авыл халкының җәй көне ял итеп йөрергә вакыты булмый аның. Ә менә кыш көне була. Кышын да бик шәп ул алан. Әллә кайдагы курортларга барып йөргәнче, үз курортыбызда рәхәтләнерләр, ичмаса! Колхозның анлык кына хәле бар хәзер…
Ярый, монысы – аның киләчәк эше. Мин сиңа үткән хәлләрне сөйли идем бит әле.
Сүзендә торды Сәкинә – килде Сабан туена. Икебез дә бик нык сагынышканбыз икән, очрашкач ук, үзебез дә сизмәстән, сукмак буйлап урман эченә кереп киттек. Аны күргәнче сөйләшеп сүзебез бетмәс төсле иде. Ә менә хәзер, очрашып икәүдән-икәү генә бара башлагач, бөтенләй телсез калдым. Һич кенә дә юньле сүз килми телгә! Әнисенең сәламәтлеге хакында, ничек һәм кемнәр белән безнең авылга килүе турында сораштым да шуның белән сүзем бетте. Ул да дәшми, минем дә тел әйләнми. Әкрен генә атлыйбыз да атлыйбыз. Ләкин болай бару ничектер кыен. Аптырагач, мин чәчәк җыярга тотындым һәм Сәкинәгә бер кочак чәчәк җыеп бирдем. Ул, рәхмәт әйтеп, чәчәкләрне кулына алды да сокланып күкрәгенә кысты. Ә мин, ни эшләвемне үзем дә белештермичә, Сәкинәнең сылулыгына сокланып, исереп китеп, чәчәкләре белән бергә аны кочып алдым…
Бу минем аны гомеремдә беренче тапкыр үбүем иде. Шунда без бер-беребезне мәңге ташламаска сүз куештык. Аннары кайтыр якка – Сабан