синең хәлеңне белергә тиеш мин. Сизеп торам: хатыныңны да, улыңны да алып кайтмагансың икән әле. Йә, әйт әле миңа: киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсың? Нидән килеп чыкты ул низаг? Уйлап-үлчәп эшләдеңме, әллә һаман шулай партизаннарча бер кизәнүдә генә эшләп ташладыңмы?
– Әйтүе авыр инде анысын, Гадел Салихович. Узган эшне искә төшереп тормыйк ла, – дидем мин, ул хакта бер дә сөйлисем килмичә.
– Ихтыярың, иптәш Хәкимов. Шулай да син тагын бер тапкыр уйла әле, яме! Ир кеше теләсә нинди мәсьәләдә дә егет булып кала белергә тиеш.
Кайтырга дип, атны җигеп чыккач, район урамында яшь кенә бер кыз яныма килде дә:
– Зинһар, алып кайт әле, Өлфәт абый! Төнгә каршы үзем генә җәяү юлга чыгарга куркам, ә кунып каласым килми, иртәгә иртән дәрескә керәсем бар! – диде.
– Кая алып кайтырга соң сезне? Кем сез? – дидем мин, гаҗәпләнеп. Гаҗәпләнми мөмкин түгел, чөнки мин аның кайсы авылныкы булуын да, кем икәнлеген дә белмим. Хәтта моңарчы күргәнем дә юк шикелле иде.
– Мине бер күргән кешеләр онытмый дип йөри идем, ялгышканмын икән! – диде теге кыз, гаҗәеп ягымлы итеп елмаеп һәм йөзенә чак кына үпкәләү билгесе чыгарып. – Биш күреп тә игътибар итмәүчеләр бар икән ич миңа! Көрнәледә укытам мин, Өлфәт абый. Күргәнегез бар бит мине, игътибар итмәдегез микәнни?
– Гафу итегез, әйе шул, күргәнем бар икән шул! – дигән булдым мин, кайда һәм кайчан күргәнемне һич тә хәтерли алмыйча. – Исемегез ничек әле сезнең?
– Гөлүсә дип йөриләр мине, Өлфәт абый. Йә, алып кайтасызмы, утырыйммы чанагызга?
– Мин турыдан-туры «Чулпан» га кайтмакчы идем шул, Гөлүсә.
– Шулаймыни? Әллә мин Көрнәле аша кайтасызмы икән дип уйлаган идем, – диде ул, шундук күңелсезләнеп.
– Йомышым юк иде шул анда.
– Ярар инде, алай булгач.
Шулай диде дә ул читкә тайпылды, ә мин кайтыр якка кузгалдым. Аннары башыма шундый уй килде: «Тукта әле, Өлфәт, ни кыланасың син? Өч-дүрт километр әйләнечрәк була дип, кешене ташлап китәргә ярамый бит инде!» Атны шып туктаттым да артыма әйләнеп карадым. Кыз, нәүмизләнеп, әле һаман юлга карап тора иде.
– Әйдә, Гөлүсә, әйләнеч булса булыр, алып кайтыйм инде, алайса!
Ул, тиз генә йөгереп килеп, тәмле хушбуй исләрен аңкытып, чанага менеп утырды. Мин райкомда булган хәлләрдән соң кәефем кырылганга, ә Гөлүсә башта үтенечен кире кагуыма уңайсызланган иде булса кирәк – байтак араны сүзсез генә үттек. Әмма болай бару да кыен иде, кызның күңелен күтәреп җибәрер өчен генә булса да, нидер әйтергә кирәк иде аңа.
– Сез Көрнәленеке түгел бугай бит, Гөлүсә. Әйтегез әле, кай як суын эчеп үскән чибәр сез? – дидем мин, киеренке тынлыкны бозып.
– Чибәр булсам, берсүзсез утырткан булыр идегез әле, күрәсең, чибәрлегем чамалыдыр инде, – диде ул, серле елмаеп. – Шулай да комплиментыгыз өчен рәхмәт! Ә туган ягым – Минзәлә, Ык суын эчеп үстем.
Мин аңа текәлебрәк карадым. Чыннан да, бик чибәр иде ул, каһәр. Бигрәк тә иреннәре матур, коңгырт күзләре сөйкемле иде аның. Кай ягы беләндер минем