фураж бирелми атларга. Кама елгасындагы утрауда, безнең авылдан утыз километрда, колхозның илле җиде гектар болыны бар барын. Тик менә өч ел инде, көч җитмәгәнлектән, ул болындагы печән дә чабылмыйча калып килә икән. Аны бу ел ничек тә чабып-җыеп алырга кирәк инде…
Ә атлар арык. Шулай да игенне язгы чәчүгә тикле сугып бетерербез дип уйлыйбыз. Анысына ничек тә түзәләр инде. Әмма шул ук атлар белән язын бөтен колхоз кырын сөреп, чәчеп чыгасы бар бит әле! Дүрт йөз туксан дүрт гектар җирнең өч йөз җитмеш гектарын сөреп чәчәсе бар. Ат башына унөч гектардан артык туры килә. Ә тракторга өметләнергә урын юк. МТСка барып караган идем:
– Сездән зуррак колхозларга да җиткерә алмыйбыз әле, быелга көтәргә туры килер, Хәкимов! – диделәр.
Әйтәм бит, бөтен өмет атларда хәзер. Сугышка кадәр язгы чәчүдә эшләргә тиешле атларны бер ай беркая да җикмичә шәпләп тәрбиялиләр, ял иттерәләр иде. Хәзер ял турында әйткән дә юк инде, хәтта рәтле ашау да эләкми аларга. Солысы да бар колхозның, арышы, бодае да бар. Икмәк планы да күптән түләнеп беткән безнең (план тулмаган дип, теге директорга чарык бирсен өчен генә әйттем мин). Әйтәм бит, фуражлык кына рәтебез бар. Тик ашатырга ярамый. Чөнки районда планнарын тутырмаган колхозлар бар. Зуррак колхозларның җире сугыш елларында тулысынча чәчелмәгән – көчләре җитмәгән. Ә план – җир исәбеннән. Кыскасы, планны бөтен район тутыруын көтәргә кирәк…
Ут йотып йөргән чакта, барабанга көлтә бирүче Галим абзый беркөнне төшке ял вакытында яныма килде дә:
– Һаман фуражсыз эшләтә торган булсак, тәмам барып чыгачак бит бу атлар! Ни уйлыйсың син, прсидәтел? – ди.
– Мин дә нәкъ синеңчә уйлыйм, Галим абзый. Болай барса, эшләр шәп булмаячак безнең, дим. Ләкин, нишлим соң, фураж ашатырга рөхсәт юк бит.
Галим абзый мине беркавым карап торды да ипләп кенә сүзгә кереште:
– Әй энем-энем!.. Менә безгә бер грамм да фураж бирмәскә кушылган. Ну, без крәстиян халкы бит, үзебез дә уйланырга тиешле. Без дә берәр әмәлен табарга тиештер бит бу хикмәтнең! Чак кына булса да, үз башыбызны да эшләтеп карарга ярый торгандыр. Ярый гына түгел, иптәш Ленин безгә шулай кушкан да бит. Әйдә, әзрәк үз башыбызны да уйлатып карыйк!
– Ничек итеп, Галим абзый?..
Ул һич тә икеләнеп тормыйча элеп алып китте:
– Ничек итеп дисеңме? Әйтик, менә болай: без һәр көнне көндезге уникедән бергә тикле төшке ялга туктыйбыз, шулай бит?
– Әйе.
– Алай булгач, менә шул: төшке ял вакытында атларны ындырда калдырып, аларга солы ашатсак ничек булыр икән?
– Без бит хәзер солы сукмыйбыз, бодай сугабыз ич, Галим абзый?
– Син анысы өчен бер дә шаккатма, Өлфәт энекәш, анысы бик ансат җайлана торган нәрсә аның, тик синең генә ризалыгың булсын. Син каршы килмәсәң, солыны маминт сугып алабыз без аны. Ярты сәгать эчендә бөтен калхуз атына бер атна ашарга җитәрлек солы сугып алырга була!
– Сугуын сугарга булыр да, әмма аның өчен безнең баштан сыйпамаслар бит, Галим абзый?
– Ә син башыңнан сыйпаганны