тупаслана, муртая, дуслык хисләре кими, шәхси омтылышлары өстенлек итә башлый булса кирәк. Икенче төрле итеп әйткәндә, «минеке», «миңа» дигән нәрсә алгы планга чыга торгандыр, ахрысы. Шулайдыр, шулай булмаса, кайчакта дус белән дус кына түгел, эне белән абый, ата белән бала үзара алдашуга, ачуланышуга һәм дошманлашуга барып җитәр идемени?..
Безнең телгә килешүебез һич тә көтмәгәндә килеп чыкты. Әлеге шул Янтыкта – теге чакта. Нәҗип абый туздырып чыгарган аулак өйдә безнең белән бергә утырган һәм шул вакытта ук инде минем күңелгә кереп калган Сәкинә исемле кыз кырыгынчы ел башында авылыбыздагы туганнарына утырмага килде. Кызлар күрмәгән кеше түгел инде мин. Кайберләрен озата кайткалаганым да бар иде. Әмма Сәкинә… Ул хәзер тагын да чибәрләнеп, тагын да сылуланып киткән. Синең, мөгаен, «Всё начинается с дороги», «Крепостная актриса», «Коллеги», «Чистые пруды», «День счастья» исемле фильмнарны караганың бардыр. Менә шуларның барысында да Тамара Семина дигән актриса уйный. Төп рольләрне башкара ул. Әйтергә кирәк, бик шәп итеп башкара. Безнең авылга утырмага килгән елны Сәкинә нәкъ шул Тамара төсле чибәр, тыйнак, нәкъ шулай мәхәббәтле иде. Бер сүз белән генә әйткәндә, килгән көнне үк үлеп гашыйк булдым мин аңа. Ничек итсәм итәм, әмма бүген кич барыбер шул кызны озата кайтам дип, күңелемә беркетеп куйдым.
Әмма аңа күңеле төшкән кеше бер мин генә булмаганмын, башка егетләрнең дә ике күзен дүрт иткән икән ул. Алары өчен кайгырмаска да була. Рәдиф белән икәүләп тотынсак, каршы тора алучы булмаячак иде безгә. Тик, кызганычка каршы, Рәдифнең үзенең дә Сәкинәгә һушы киткән булып чыкты, туган! Гел аның тирәсендә сырпалана башлады бу. Йөзек салыш уйнаганда, җәзага тап булып, бер тапкыр Сәкинәне «йолдыз санарга» алып чыгып, хәтсез генә озак торып керделәр. Ә миңа, әлеге шул гармун уйнап утырганлыктан, «җәзалы» уен уйнарга һич тә җай юк. Ну, гармунны уйныйм инде анысы! Җаннарымны биреп тырышам. Сәкинә биегәндә, аеруча шәп сайрый гармуным. Талып, тартыша башлаган бармакларым язылып киткәндәй була. Биюен дә бик шәп бии инде, малай! Идәнгә түгел, йөрәккә басып бии. Шундый да дәртле, шундый да килештереп биючене күргәнем юк иде әле. Башкаларга да шулай тоела торгандырмы, миңа калса, минем өчен генә шулай оста биидер кебек ул. Ул биеп, мин уйнап үзара сөйләшәбез, серләшәбез шикелле тоела. Тик ничек итеп чынлап торып сөйләшергә соң үзе белән?..
Аулак өйдән таралышыр вакыт якынлашкач, әйдә, бер тартып керик әле дигән булып, мин Рәдифне өйалдына алып чыктым да:
– Нәрсә, Сәкинәне озатырга исәбең бармы әллә? – дип сорадым.
– Әбизәтелне озатам!
– Суфияң үпкәләмәсме соң?
Хикмәт шунда: шул көннәрдә авылыбызның Суфия исемле кызын сөйләштергәләп йөри башлаган иде ул. Әйтүенә караганда, чын-чынлап ук ярата да. Ләкин минем теге соравыма һич тә исе китмәде Рәдифнең:
– Һәй, таптың сүз! – диде ул, кычкырып көлеп. – Суфия моның янында дүртенче сорт кына ич ул. Аннары тагы беркая да китми бит ул Суфия. Сәкинә кайтып киткәч тә монда кала.
– Калуын кала