Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

малайлар кимсетә башласа – ул, аны кимсетә башласалар – мин, бер-беребезне яклап, теләсә кемгә каршы чыгарга әзер тордык. Әзер генә түгел, сугышкан чакларыбыз да булды.

      Һич онытасым юк без беренче класска укырга керәсе елны, Сабан туе көннәрендә, Рәдифләргә Казаннан туганнары кунакка кайтты. Рәдифкә бүләк итеп уенчык гармун да алып кайтканнар иде. Бер дә бер көнне, шул гармунын тотып, урамда уйнап йөргән чагында, бездән өч-дүрт яшькә зуррак Шайтан Вагыйз дигән малай, кая, кубызыңны уйнап карыйм әле дип, сагыз урынына ябышты бит Рәдифкә. Рәдифнең гадәте шундый: гармун тикле гармунын гына түгел, гомумән, үз әйберен миннән башка кешегә бирергә яратмый ул. Ә гармунын хәтта миңа да уйнатып караганы юк иде әле. Шулай булгач, ничек уйнатсын ди ул Шайтан Вагыйзгә! Ә Вагыйз китми дә китми. Теле белән Рәдифне юмалый алмагач, куркытырга кереште бу. Алай да эше барып чыкмагач, Рәдифнең гармунын тарта-йолка башлады. Үз дигәненә алай да ирешмәгәч, як-ягына каранып алды да, якын-тирәдә безнең яклы малайлар юклыгын белеп, Рәдифнең эченә тибеп җибәрде. Инде минем дә түземем төкәнгән иде, мин дә Шайтанның ипи шүрлегенә бер менеп төштем. Аннары ул миңа берне ямады. Китте сугыш, китте кычкырыш!..

      Эш менә болай булып бетте: каяндыр таяк табып алып, Вагыйз безнең икебезне дә шәп кенә дөмбәсләде дә Рәдифнең гармунын урталай аерып кайтып китте. Хәер, без дә әҗәтле булып калмадык. Берничә көннән соң, ул һич көтмәгәндә, кулында таягы юк чакта тотып алдык та үзен бик әйбәтләп тукмап җибәрдек.

      Мәктәпкә укырга кергәч тә, Рәдиф белән бер партада утырып укыдык. Өйгә биреп җибәрелгән мәсьәләләрне дә бергә чишә идек. Беренче классны тәмамлаган елны әти миңа чын гармун алып бирде. Гармун уйнарга да Рәдиф белән бергә өйрәндек. Ул миннән алдарак та өйрәнде әле. Өйрәнүен өйрәнде, тик әллә ни оста гармунчы булып китә алмады. Тора-бара бөтенләй бизде. Ә мин, киресенчә, торган саен күбрәк хирыслана бардым. Мәктәптә тәнәфес вакытларында да укытучылар гел миңа уйнарга кушалар иде.

      Сигезенчедә чакта (дүртне бетергәч, без үзебездән җиде километр ераклыктагы Янтык урта мәктәбендә фатир торып укыдык), әти-әниләре туганнарының туена киткәч, безнең класстагы бер кыз аулак өй ясарга булган. Гармун уйный белгәнгә, мине дә чакырды бу. Ә Рәдифне чакырмады. Дустымны калдырып, үзем генә бараммы соң инде?

      – Рәдифне дә кертерлек булсаң – риза, шунсыз – юк! – дидем мин теге кызга.

      Күрәсең, башка гармунчы табар чамасы булмагандыр, сыкраныбрак кына булса да ризалашты кыз.

      Әйтелгән сәгатенә бардык. Үз авылларыннан да биш-алты малай, җиде-сигез кыз җыелган иде. Артык тавышланмыйча гына (укытучылар сизсә – харап!), мин уйныйм, тегеләр җырлый башлады. Аннары кызып, онытылып киттеләр булса кирәк, шәбрәк, кычкырыбрак җырлашырга тотындылар. Төрле уеннар уйнау китте. Йөзек салыш уйнаганда, үзләренең җаны теләгән кызларын алып, малайлар «кәҗә ябып», «йолдыз санап» та кергәлиләр. Минем дә исәп юк түгел. Миңа да Сәкинә исемле бер кыз ошый. Минем ул кызны моңарчы да күргәләгәнем бар. Алтынчыда, икенче сменада укый ул. Ләкин моңарчы минем