Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

озак көттем мин аны ул кичне. Туңып беттем. Шулай да ул кайтмыйча өйгә кермәдем. Ә эш менә болай булган икән. Безнең белән бергә башта Рәдиф тә өйалдына чыккан. Ләкин хуҗа кыз ишекләрен ачып азапланган чакта, гармуныбыз онытылып калуын исенә алган да йөгереп өйгә кире кереп киткән. Гармунны алып чыгып килгәндә исә, Нәҗип абыйга юлыккан. Ә Нәҗип абый, Рәдифнең якасыннан ук каптырып:

      – Башкаларыгыз кая китте? Кемнәр бар иде? Ничә кеше идегез? – дип сорау алырга тотынган.

      Рәдиф башта Янтыктагы үзе белгән зуррак, инде мәктәпне тәмамлап чыккан берничә егетнең һәм кызның исемнәрен әйтеп котылырга тырышып караган. Әмма Нәҗип абый, аның ул сүзләренә ышанмыйча, бик каты кыса башлагач түзмәгән, аулак өйгә килгән укучыларның исемнәрен әйтергә мәҗбүр булган. Тик минем исемне генә әйтмәгән. Гармунны да, үземнеке дип, үз өстенә алган.

      Менә шундый иде минем Рәдиф дустым!

      Мин үзем дә аның өчен җанымны бирергә әзер идем. Бервакыт шулай мәктәпкә тәкә куыгы алып килде бу. Тәнәфестә өреп тутырып куйды да, дәрес башлангач, парта астында тоткан килеш кенә, шул куык белән шаярып утыра башлады. Боргычлый торгач, ялгыш шартлап китте бит моның куыгы. Шактый каты шартлады ул нәмәстәкәй. Класстагы укучылар гына түгел, хәтта кара такта янына эленгән карта каршында безгә дәрес аңлатып торган укытучыбыз Галия апага тикле сискәнеп китте. Аннары бөтен класс берьюлы кычкырып көлеп җибәрде. Шартлау безнең парта астында булганлыгын Рәдифнең дә, минем дә кызарышып китүебездән үк аңлап алды булса кирәк, Галия апа кулындагы күрсәткеч таягын Рәдифкә төбәде дә:

      – Син шартлаттыңмы? – дип, җан ачуы белән кычкырып куйды.

      Рәдиф, җавап бирмичә, башын аска иде.

      – Бас әле, Хәйретдинов, синнән сорыйм мин!

      Рәдиф иренеп кенә басты, әмма җавап бирмәде.

      – Йә, багана булып катып торма, әйт, син шартлаттыңмы? Нәрсә иде ул? – диде Галия апа, Рәдифнең янына килеп, күзенә керердәй булып.

      – Юк, мин шартлатмадым, апа, – диде Рәдиф, елап җибәрер дәрәҗәгә җитеп.

      – Димәк, син шартлаттың, Хәкимов? – диде Галия апа. Тагын да ныграк ачулана төшеп, миңа текәлде.

      Нишләмәк кирәк, «мин түгел» дисәм, эш зурга китәчәк. Ахыр чиктә мәсьәлә барыбер ачыкланыр да Рәдифкә бик кыенга туры килер. Болай да географиядән тарта-суза гына «уртача» га укып килә ул. Шартлауның да Рәдиф эше икәнен белсә, Галия апа аңа чиреккә «начар» чыгаруы да бик ихтимал. Болай да ничектер үртәлүчән, юк кына нәрсәгә дә кызып китә торган укытучы ул. Мондый эштән соң ике дә уйлап тормас…

      Секунд эчендә шул фикер башыма килде дә, тиз генә торып басып:

      – Гафу итегез, Галия апа, куык минеке иде, ялгыш шартлап китте, – дидем.

      Галия апа, чарт иттереп, күрсәткеч таягы белән картага сукты да:

      – Бар, югал күземнән, хәзер үк чыгып кит класстан! – дип, мине куды…

      Аннары тәнәфестә укыту мөдире Нәҗип абый янына алып кереп тә нык кына «эшкәрттеләр» үземне. Ләкин мин Рәдифкә сукыр бер тиенлек тә үпкәләмәдем.