алайса, кирәкми! – дип елап җибәрде. Аннары тиз генә сикереп торды да, битен кулы белән каплап, кайтыр якка йөгереп китте.
Мәсьәләне шул ук минутта хәл итәргә кирәк иде. Аны кызганам дип, артыннан бармыйча, мин йә шунда тал төбендә утырып калырга һәм сөйгәнемне мәңгегә югалтырга тиеш. Яисә куып җитәргә дә, син минеке, бәгырем дип, килен итеп авылга, әни янына алып кайтырга тиеш. Мин соңгысын сайладым…
Ә иртән, сугышка китеп барышлый, авыл Советына – Көрнәлегә кагылып, язылышып чыктык.
Мин кайтканчы үз авылыгызда, әниең янында яшәп торсаң да ярый дип, мәсьәләне Сәкинәнең үз ихтыярына куйган идем. Әмма ул минем авыру әниемне ялгыз калдырырга теләмәде, бездә – әни янында торып көтәргә булды.
Сугыш булгач, бигрәк тә разведчик кешегә, төрле чак туры килә. Егермешәр көн, берәр ай буена хат язып салырга мөмкинлек тимәгән вакытлар да булгалады. Ләкин ник бер үпкәләп карасын Сәкинә! Киресенчә, һәр хатында мине юатып, өметләндереп яза иде. Аның хатларын уку үзе бер гомер була торган иде миңа!
Белмим, нинди изге, сабыр җан булгандыр ул. Инде әйткәнемчә, әти бөтен кием-салымны, бөтен мал-туарны сатып киткәнлектән, безнең тормыш болай да ташка үлчим генә иде бит. Шуның өстенә, мин сугышка китеп баргач, әнинең хәле тагын да авырая төшкән. Тора-бара ул бөтенләй аяктан калган, гел урын өстендә генә ята башлаган. Ләкин Сәкинә ул турыда миңа бер тапкыр да язмады. Мине борчыйсы килмәгән, терелер дип өмет иткән ул. Үз әнисе кебек итеп тәрбияләгән әнине. Чана белән тартып алып барып, район врачларына да күрсәтеп караган. Ләкин әни барыбер савыга алмаган, хәле һаман начарлана барган һәм ул кырык икенче елның унсигезенче февралендә вафат булган.
Бары шуннан соң гына Сәкинә дөресен язды миңа. Әле дә хәтеремдә, хатын менә шушы сүзләр белән тәмамлаган иде: «Беләм, бәгырем, бу хәбәрне ишетү авыр булыр сиңа. Миңа да бик читен, бик күңелсез, әни булмагач. Амбар хәтле өйдә бер башым торып калдым бит. Бернинди киңәшчем, сердәшчем юк. Әни барда кайгымны да, шатлыгымны да аның белән уртаклаша идем. Үзе эшли алмаса да, акыллы киңәшләре, тәмле сүзе белән ярдәм итә, күңелне күтәрә иде. Аннары ул миңа бик зур иптәш булды. Ә хәзер мин берүзем калдым. Үз әнием, кайт Янтыкка, Өлфәт әйләнеп кайтканчы бергә торып торырбыз, дип әйтә әйтүен. Ә мин кайтырга теләмим, өегезне ятим итеп калдырасым килми, тәрәзәләрен кадаклап китәргә кулым бармый. Ничек тә син кайтканчы түзәрмен әле, Өлфәт. Аның каравы син кайткач гөрләтеп яшәрбез. Бездән дә бәхетле кешеләр булмас ул чакта! Ә хәзергә сабыр итик. Син дә артык борчылма, нишлисең бит, терелә алмады әни. Гомере шулай кыска булгандыр инде.
Ярый, хәзергә сау булып тор. Дошманнарны тизрәк җиңеп кайт! Тагын бер кабат һавадагы йолдызлар санынча сиңа сәлам озатып, исән-сау кайтуыңны көтеп, Сәкинәң».
Менә шулай итеп юатып язды ул миңа. Ә шул хатыннан соң бер-ике ай үткәч, улыбыз тууын хәбәр итеп, мине тагын да ныграк хәйранга калдырды. Син аның сабырлыгын, тыйнаклыгын гына күр әле, туган. Бер дә шапырынмыйча, гадәти нәрсә турында гына сүз баргандай итеп, «Мин монда чишмәдән нәкъ сиңа