Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

Кешеләр үз балаларын дүрт яшькә җиткәч кенә түгел, туган көннән үк күреп, үз күз алларында үстерергә тиешләр! Мин шулай дип уйлыйм.

      Кайтып төшкәннең икенче көнендә үк мине туган-тумачалар, дус-ишләр кунакка дәшә башлады. Башка җирдә, белмим, ничектер, әмма бездә гадәт шундый: читтә йөреп кайткан кешене якын туганнары гына түгел, аз гына чыбык очы тиешлеләренә тикле өйләренә чакырып кунак итәләр. Борыннан килгән ул гадәт хәзер дә шулай дәвам итә…

      Кайтуыма атна-ун көн үткәч, урамнан тотып алып кына булса да, Рәдиф тә:

      – Әйдә, Өлфәт, чәй эчеп, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыйк әле! – дип, үзләренә алып керде.

      Чәй эчеп чыгарбыз дип кенә алып керсә дә, әнисе пилмәнгә хәтле пешереп куйган, мәйләре дә мулдан иде. Мин моңа артык гаҗәпләнмәдем. Ник дисәң, Рәдиф кырык беренче елның сентябреннән бирле колхоз председателе булып эшли икән. Нигә аның пилмәнлек кенә рәте булмасын, ди. Сугышка кадәр теләсә кем, теләсә кайчан пешерә иде бит аны. Рәдифнең әнисе Мәсрүрә апа безне якты чырай, ачык йөз белән каршылады. Килеп керүебезгә үк өстәлгә аш-суын китереп утыртты. Ә үзе, барып кайтасы җирем барые дигән булып, каядыр чыгып китте.

      Башта без тыныч кына, төрле вак-төяк нәрсәләр хакында гына сөйләшеп утырдык. Стаканнарны күтәреп куйгач, икебезнең дә телләребез чишелеп китте. Рәдиф минем орденнарны, медальләрне берәм-берәм тотып карады да:

      – Биш ел буе ут эчендә йөрүең бушка китмәгән икән, Өлфәт дус, шәп! – дип мактап алды. Бераз нидер уйланып утыргач, тагын сүз башлады: – Ә мин менә аяк аркасында сугышка бара алмадым. Ну, мин аңа энә очы хәтле дә үкенмим. Канса кансов, бөтен кешегә дә мылтык тотып сугышырга димәгән бит! Мылтыксыз сугышучылар да бик күп кирәк булды бу сугышта. Мин үзем, мәсәлән, мылтыксыз сугыштым. Кайберләрен, башкаларга сабак булсын дип, хәтта утыртырга да туры килде. Ну, миңа барыбер орден бирмәделәр. Нихәтле тырышып та ярап булмады халыкка. Бик яхшы сизеп торам: быелгы отчёт-сайлау җыелышында прсидәтеллектән алырга җыеналар мине. Менә сиңа орден!

      – Күрәсең, орденлык эш майтара алмагансың инде, Рәдиф. Бер дә элә-танагы калмаган бит, малай, хуҗалыкның: кая карасаң да, ачык та тишек, нигә тотынсаң, шул юк. Хәтта эшкә ярарлык һәм атка җигеп йөрерлек берәр чана да калмаган, диләр бит.

      Рәдиф, чыраен сытып, кашларын җыерды. Кабаланып стаканындагы аракысын эчеп куйды. Аннары ни өчендер үзалдына елмайды да:

      – Дөрес, Өлфәт, бик дөрес әйткәннәр! – диде. – Тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, ике атка бер чана да калмады безнең хәзер.

      – Нигә алай булды соң ул, Рәдиф?

      – Нигәме?.. Анысы турында мин сиңа отчёт биреп тора алмыйм инде. Отчётлардан районга бирә-бирә дә гарык булып беткән. Нигә икәнен үзең эшли башлагач чамаларсың әле. Минем урынга сине куймак булалар, ди бит!

      – Кемнәр?

      – Кем булсын, халык, әлбәттә!

      – Шулаймыни? Ә миңа әле бу турыда беркем бер сүз әйткәне юк.

      – Әйтерләр әле, җыелышта әйтерләр. Ничек соң, сайласалар эшләр исәбең бармы?

      – Ни дип тә әйтә алмыйм, Рәдиф. Чөнки минем