Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

кенәгәләренә хезмәт көннәрен утыртып торганда, бик батыр кыяфәт белән идарәгә килеп керде бу.

      – Кая, фуражкагызны салыгыз әле, Өлфәт абый, иң әйбәтләрен генә, үзегез шикелле сап-сарыларын гына калдырып китим әле шушы чикләвекләрнең. Сезнең өчен дип, боларын баштан ук аеры җыйган идем! – ди.

      Шулай диде дә, минем ай-ваема һич карамастан, алдыма ун-унбиш стакан сыешлы бер янчык чикләвек китереп куйды.

      – Нигә болай юмартланасыз, Гөлүсә, теге чакта юлда калдырып киткән өченме әллә? – дидем мин, уенын-чынын бергә кушып.

      – Ярар инде, Өлфәт абый, – диде ул, колакларына кадәр кызарып. – Ул вакытны искә алмыйк инде! Без хатын-кызларның шулай икәнен беләсездер ич инде, һич тә юкка үпкәләдем мин ул чакта. Ә бу чикләвекне бер дә күпсенмәгез, рәхәтләнеп ашагыз! Сезнең өчен дип җыйдым мин аны. Уф, үләм, тамагым кипте, кая, бер стакан суыгызны эчим әле.

      Мин аңа су салып бирдем һәм, ул авыз очы белән генә, вак-вак йотып кына эчкәндә, калкып-калкып киткән күкрәкләренә, ялтыравыклы кара пута белән кысып буган нечкә биленә, нәфис аякларына сокланып карап тордым. Чибәр иде ул, шайтан кызы, бер дә килмәгән җире юк иде. Әллә инде… Шулчак тагын Сәкинәм күз алдыма килеп басты, һәм мин үз уйларымнан үзем оялып киттем.

      – Суларына хәтле эчеп туйгысыз шушы «Чулпан» ның! – диде ул, ә үзе стакандагы суның яртысын да эчмичә өстәлгә куйды.

      – Тәмле булса, эчеп бетерегез сез аны.

      – Тукта, ял итим азрак. Монысын бетергәч, тагын берне эчәм әле мин, Өлфәт абый. Булгач, пар булсын. Гомер буе ялгыз яшәргә димәгәндер бит миңа!

      Аның тел төбе тагын минем өчен хәтәр якны каера башлавын сизенеп, сүзне икенчегә борырга ашыктым:

      – Сез теге вакытта укулар бетү белән үк үз ягыгызга кайтып китәргә җыена идегез шикелле. Кире уйладыгызмы әллә, Гөлүсә?

      – Ә сез минем китүемне теләгән идегез инде, әйе?

      – Аннан әйтүем түгел. Миңа бернинди дә зыяныгыз тигәне юк бит. Болай искә төште дә, кызыксынып соравым гына.

      – Их, Өлфәт абый! – диде ул, мәгънәле итеп көрсенеп. Аннары кинәт ниндидер бер кискенлек һәм горурлык белән башын күтәреп, түшәмгә текәлде дә, үз-үзенә сөйләгәндәй итеп, ярсып сөйләргә тотынды: – Беләм, Өлфәт абый, сезнең миңа равнодушный булып кылануыгызны яхшы беләм. Ләкин, асылда, алай ук битараф түгел бит сез миңа. Сез минем сезне яратуымны сизәсез, шуңа күрә генә шулай кыланган буласыз. Ә мин сезне аның саен ныграк ярата барам. Әйе, Көрнәледән китмәскә булдым мин. Сез өйләнгәнче, беркая да китмәскә ант иттем! Менә шул! Ярый, кәефегезне кырган булсам, гафу итегез!

      Шулай диде дә, үзенә дип җыйган капчыктагы чикләвеген дә алырга онытып, йөгереп чыгып китте. Мин бер сүз дә әйтә алмыйча калдым. Аңыма килеп, капчыгын бирим дип артыннан чыкканда, ул инде байтак җир киткән иде.

      Тәмам хәйранга калдырып китте ул кыз мине! Чынлап ук яратадыр инде, күрәсең. Яратмаса, кыз баланың болай ачыктан-ачык сөйләшергә йөрәге җитмәс иде.

      Ләкин мин аны нишләтим соң? Ничек ярдәм итим аңа? Сүз дә юк, чибәр ул, акыллыдыр да, мөгаен.