Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

икән! – диде секретарь, мәгънәле генә итеп. – Кызык, бик кызык килеп чыга бит, иптәшләр! Кечкенә генә Хәдичә апа җиде йөз унтугыз хезмәт көне эшләгән, ә чиртсәң, битләреннән кан чыгарга торган тап-таза дүрт ирнең, дүртесенекен бергә кушсаң да, Хәдичә апаныкы хәтле хезмәт көне юк! Бу нәрсә була инде, иптәшләр? Бу килештән ул колхоз ничек алга китсен инде? Җитмәсә, колхозда иң аз эшләүче шул кешеләр, оялмыйча, авыз күтәреп сөйләп торган булалар бит әле! Аларның нигә алай йон кабартулары аңлашыла, әлбәттә: Хәкимов Өлфәт председатель булса, тезгенне нык тотачагын бик яхшы белә алар. Элекке елларда «Чулпан» да да бар иде андый берничә кеше. Ләкин Хәкимов аларга бик тиз чик куйды. Күрше авыл гына бит, ул турыда сезнең авыл шабашниклары да ишеткәннәрдер, билгеле. Галләмов агай да белә булса кирәк ул хакта. Ләкин, иптәшләр, мин сезгә шушы җыелышта авторитетлы рәвештә әйтеп куям: моннан соң шабашникларның юлын ябачакбыз! Сугыш китергән авырлыкларны сылтау итеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчеләр булырга тиеш түгел киләчәктә!

      – Әмма дә дөресен әйттең инде, иптәш сиклитар! – дип, кинәт тәрәзә буенда утыручы бер апа торып сөйли башлады. – Нәкъ өстенә генә китереп бастың инде менә! Бер бүген генә түгел, сугыш башланган елдан бирле шулай килә бездә: җыелыш булса, Галләмов ишеләр бугаз киереп акыра, эшкә килгәндә, анысын безнең ише тол хатыннар эшли. Беркемгә бер сүз әйттерми ул Галләмовлар! Гел алар сүзе өстен чыга. Чыкмасые да, җә өркетеп, җә майлап, прсидәтелне үз якларына аударалар! Син бик дөресен әйтәсең, иптәш сиклитар, Хәкимов Өлфәтне прсидәтел итеп куйсак, аның белән буткалары пешмәсен, аны ярты эчертеп кенә үз якларына аудара алмаслыкларын сизенә алар, шуңа шушылай тыпырчыналар. Әмма дә ләкин алар сүзенә карамаска кирәк! Минем фикерем шул: Галләмов ише шабашникларның сүзен колакка алмыйча, шуларга юри үч итеп, тотарга да Хәкимов Өлфәтне сайлап куярга кирәк. Кертсә, ул кертә безнең халыкны денгә. Үткән ел «Чулпан» да кила да өч йөздән бүлеп бирде ул! Без шуның чиреге белән калдык. Ул да атхуттан… Ә җирләребез бертөсле үк. Безнең җир тигезрәк, яхшырак та әле. Сугышка хәтле без һәр җылны «Чулпан» нан күбрәк бүлә торганыек!

      Ул апа урынына утырган гына иде:

      – Миңа да мөмкинме берничә сүз әйтергә? – дип, алгы рәттән брезент кожанлы, йөзен сап-сары сакал-мыек баскан бер абзый торып басты да рөхсәт иткәнне дә көтмәстән сөйли үк башлады: – Төптәнрәк уйлаганда, чыннан да, шулай ич, җәмәгать. Нурҗамал хак сүз әйтте бит! Галләмефе дә, Хәмитофы, Сираефы да – берсе дә колхозны кинәндерүчеләр түгел ич, үзегез дә күреп торасыз. Читтә, шабашниклыкта, акча эшләп йөри бит алар. Менә минем киемне карагыз да Галләмеф Закирныкын карагыз: ул өр-яңа җылы тун кигән, мин җыртык бишмәт тә иске кажан киеп йөрим. Ә бит минем кулым да балта тота белә. Мин дә, башка авылларга барып, йорт салып йөрергә магу. Ну, минем алай итәсем килми, сәвисем бар минем. Бөтенебез дә шулай йөри башласак, кем алып барсын калхуз эшен? Минем фикерем шул: Хәкимовны куярга кирәк прсидәтел итеп. Булдыра торган егет ул. Вәт шул! Минем сүзем бетте. Кирәк булса, язып куй, иптәш сиклитар, Сафин Вафа дигән кеше