Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

Ләкин сайлап куйган көннәрдә үк анда эшли башламадым. Ни өчен дисәң, алдагы елда мин Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укырга имтихан биреп кайткан идем. Нәкъ шул көннәрдә кышкы сессиягә барырга кирәк иде. Шуңа күрә, элекке председатель белән алыш-бирешне кайткач ясарга булып, Казанга кышкы имтиханнарны тапшырырга китеп бардым.

      Менә шунда теге укытучы кыз Гөлүсә белән янә очраштык без. Ул да читтән торып Казан педагогия институтында укый, һәм ул да, минем кебек, кышкы сессиягә килгән иде. Беренче имтиханымны тапшырып чыккан көнне үк ялт итеп институтка килеп керде бу.

      – Хәлегезне белергә килдем, Өлфәт абый, – ди. – Авылдаш итеп үзегез килерсезме дип көттем-көттем дә, сез килмәгәч, үзем килдем менә!

      – Мин сезнең Казанда икәнлегегезне белми идем бит, – дидем мин, аның сессиягә киткәнлеген ишеткән булсам да, белмәгәнгә салышып.

      Ул минем бу сүзләремне колагына да алмады:

      – Йә, нинди билге белән котлыйм сезне, «отлично» беләнме? – дип, һаман үзенекен тәтелди бирде.

      – Юк, «яхшы» сы бик җиткән минем ише читтән торып укыган кешегә.

      Өмете акланмаганга борынын җыерып ризасызлык белдерде дә шундук тагын кояштай балкып китте.

      – Котлыйм, Өлфәт абый! – диде аннары, кулымны кысып, һәм серле итеп елмайды да өстәп куйды: – Имтихан алучы урынында булсам, мин сезгә, һичшиксез, «отлично» куйган булыр идем!

      – Яхшы ниятегез өчен рәхмәт, Гөлүсә! Ә үзегезнең эшләр ничек соң? Ничә имтихан тапшырдыгыз әле?

      – Уф, үләм! – диде ул, һуштан яза башлаган кешедәй башын тотып, чытлыкланып. – Ниһаять, сез дә минем хәлем белән бер кызыксынырсыз икән. – Аннары кинәт башын күтәрде дә: – Минем хәлләр болай ярыйсы, Өлфәт абый, өч имтиханымны тапшырдым инде, тагын берәү генә калды. Анысы ничек булыр – әйтә алмыйм, ә өчесен гел «отлично» га тапшырдым.

      – Молодец, котлыйм үзегезне, Гөлүсә! Мин әле дүрт имтиханның бары тик берен генә тапшырдым.

      – Шулаймыни? Ә мин тагы эшләре бетеп килә торгандыр, әллә бергә кайтырбызмы дип килүем иде. Булмый икән инде, алайса, – диде ул, сөмсерен коеп.

      – Нишләтәсең бит, Гөлүсә.

      – Беләсезме нәрсә, Өлфәт абый! – диде ул, тагын рухланып китеп. – Әйдә, кинога барыйк әле бүген. Сезнең дә куанычлы көнегез икән, мин дә имтихан тапшырып чыктым. Әйдәгез, шуны отмечать итеп кайтыйк әле!..

      – Бик барыр идем дә, әмма мине бүген кичкә фронтта бергә хезмәт иткән бер иптәшем чакырган иде шул, Гөлүсә, – дип, мин аның үтенечен кире кактым.

      Әмма Гөлүсә тиз генә бирешергә теләмәде.

      – Ә ул дустың янына икәү барырга ярамыймы соң, Өлфәт абый? – диде, һаман шулай матур, серле итеп елмаеп. – Карамаган кино түгел, анысына бүтән вакытта да өлгерербез әле!

      – Алдан сөйләшеп куймагач, икәүләп килеп керү бик үк килешеп бетмәс шул, Гөлүсә. Аннары ул минем өйләнгән кеше икәнлегемне дә белә бит.

      – Белсә – бик шәп! Сез мине хатыныгыз дип әйтерсез.

      Нишләргә инде бу кызый белән? Мин