Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

тик син дә мине гафу ит! Гафу итәр булсаң, тиз генә хат язып сал. Хатың килгән көнне үк юлга чыгармын да икегезне дә барып алып кайтырмын», – дип тә язып карадым.

      Ләкин ул хатыма да җавап килмәде. Өзелеп-өзелеп юксынсам да, күрәсең, гаебе булгандыр, шуңа җавап бирмидер, шикләнә торгандыр дип, шуннан соң мин аны бүтән борчымадым. Бөтен сагышымны эш белән басарга тырышып, эчтән генә сызып яши башладым.

17

      Ә вакыт һаман үтә торды.

      Безнең аерым яши башлаганга да өч ел гомер узып китте. Колхозның чираттагы отчёт-сайлау җыелышына әзерләнеп йөргән көннәрдә мине райкомга чакырттылар. Гадел абый үзе дәштергән икән.

      – Йә, сөйлә, иптәш Хәкимов, эшләрең ничек? – диде ул, кул биреп исәнләшкәннән соң.

      – Әлегә ярыйсы шикелле, Гадел Салихович, – дидем, аны нәрсә кызыксындырганын тәгаен генә белә алмыйча. Аннары колхоздагы хәлләрнең торышыннан башлап киттем: – Ашлыкны сугып бетердек. Үзегезгә мәгълүм, икмәк заданиесен йөз дә егерме җиде процент итеп үтәдек. Чәчүлек орлыкларыбыз да әзер: чистартып амбарга салып куелган. Ел ахырында колхозчыларга да хезмәт көненә кило өч йөздән исәп-хисап ясадык. Ә хәзер утраудагы болыннан печән ташыйбыз. Аны да алып кайтып бетерсәк, алай зур эшебез калмый да кебек.

      – Яхшы, алары бик әйбәт булган, иптәш Хәкимов. Сводкалар караганда ук шулай дигән идек. Инде хәзер син миңа шуны әйт: үз хәлләрең ничек? Хатының белән сөйләшеп карадыңмы? Янына барып кайттыңмы?

      – Янына бармадым, әмма хатлар язгалап караган идем, Гадел Салихович.

      – Йә, шуннан?

      – Хатларыма җавап язмады.

      – Хатны төрлечә язарга була аны, Өлфәт энем!

      – Мин дә төрлечә язып караган идем, тик берсенә дә җавап булмады. Аннары мин дә язмый башладым. Күрәсең, үз хәлен үзе белә торгандыр инде. Гаебе булмаса, күптән дөньяның астын өскә китерер, акланырга тырышыр иде ул. Хатын-кыз андыйга хирыс бит, сәбәбе генә булсын!

      – Ә нигә син бөтен хатын-кыз да шулайдыр дип уйлыйсың әле? – диде секретарь, җитди тонга күчеп. – Син уйлаганның киресенчә булуы да мөмкин түгелмени? Бәлки, хатыныңның гаебе юктыр, шуңа җавап бирми торгандыр ул. Синең, үзең килеп, гафу үтенүеңне көтәдер, бәлки. Синдә булган горурлык белән синдә булган мин-минлек нигә анда булмаска тиеш әле? Менә шул хакта да уйланырга кирәк! Өченче ел бер әйткән идем инде, тагын шул сүзне кабатлыйм: минемчә, янына барып, үзе белән сөйләшеп карарга иде сиңа! Бәлки, тезләнеп, алдында гафу үтенергә дә кирәктер әле!

      – Нишләргә дә белгән юк инде, Гадел Салихович. Оныта да алмыйм үзен, шул ук вакытта янына барып гафу үтенеп карарга да күңелем тартмый. Рәдиф белән чуалганын белүче бар бит!

      – Ну-у! – диде Гадел абый, аптырыйрак төшеп. – Кем күргән, мин беләмме икән ул кешене?

      – Аның үзен, ихтимал, белмисездер, ә малаен беләсез: районның культура бүлегендә эшләүче Мәлик Хафизов ул.

      – Димәк, Мәликнең әтисе Хафиз карт белә?

      – Әйе, Гадел Салихович. Сез аны да беләсезмени?

      – Аз-маз беләм.