Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

холкын-гадәтен өйрәнеп бетә язган идем бит мин! Ә Көрнәледә бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән бөтенесен яңабаштан башларга туры киләчәк. Ярый ла, җайларын табып булса… Шул ук вакытта Гадел абыйны уңайсыз хәлдә калдыру да читен. Райком секретаре булганы өчен генә түгел, кеше буларак, акыллы җитәкче буларак хөрмәт итәм ич мин аны.

      – Мине азат итүегезне үтенәм, иптәшләр! – дидем мин, беркавым уйланып торганнан ары. – Яхшы гына эшләдек. Хөрмәтегез өчен рәхмәт! Әмма азат итүегезне үтенәм. Семьям да җимерелде, йортым да янды, шуңа күрә монда эшләргә күңелем тартмый. Анысын да искә алыгыз, иптәшләр!

      – Рас үзе шулай дип әйтә икән, көчләп булмый инде, алайса, – диде Сәрвәр апа. – Йә, әйтеп кара алай булгач, Өлфәт энем, урыныңа кемне куйыйк соң?

      – Бәлки, яңадан Рәдифне куярсыз, – дидем мин, аны үз урынымда калдырырга теләүдән бигрәк, халыкның фикерен беләсем килеп. – Белеме дә бар, тәҗрибәсе дә. Аннары хәзер салу белән дә мавыкмый.

      Шул сүзем өчен ул җыелышта миңа бик нык үпкәләде халык.

      – Аны кую түгел, исемен ишетергә дә теләмибез, син нәрсә, үзең киткәч, колхоз да тәмам эштән чыксын дисеңме әллә, сугыш елларындагысына да үкенеп бетә алмыйбыз әле. Прсидәтел генә ит – шул көнне үк эчә башлый ул, – диделәр.

      Кыскасы, пыр тузынды халык. Аннары:

      – Халыкны да, крәстиән эшенең рәтен-чиратын да белә, – дип, Галим абзыйны сайлап куйдылар.

19

      Берәр атнадан «Ватан» да да отчёт-сайлау җыелышы булды. Инде әйткәнемчә, хәле мактарлык түгел иде «Ватан» ның. Шуның өстенә тиене тиенгә генә түгел, меңе меңгә туры килеп бетмәгән очраклары да шактый булып чыкты. Кыскасы, моңарчы председатель булган агайны – юантык гәүдәле, каратут чибәр йөзле бер кеше иде ул – яңадан үз урынында калдыру турында сүз дә булмады. Ә менә кемне сайлау мәсьәләсендә тавыш зурдан купты. Иң элек өстенә тышлы яңа тун, башына яхшы бүрек кигән ир уртасы бер агай сүз алды.

      – Үзебезнең авыл кешесен сайларга кирәк, ничу монда читтән килгәнне куярга! – диде ул, минем кандидатура тәкъдим ителгәч. – Читтән килеп эшләп караучылар, шөкер, булгалады инде. Тик берсе дә колхозны алга җибәрә алмады. И һәм җибәрмәячәкләр дә! Чит кешегә нәрсә аңа: бүген монда ул, ошамады икән – иртәгә койрык сыртта аның. Булсын дип йөрми алар. Ә хезмәт хакын каера беләләр: акчалата кирәк аларга!..

      Аның артыннан тагын өч ир, ике хатын-кыз шулайрак сөйләп, мине сайлауга каршы чыктылар.

      – Йә, тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар, иптәшләр? – диде Гадел абый тыныч кына. Бер-ике минут халыкка карап көтеп торды. Бүтән сөйләргә теләүче күренмәде. – Яхшы! – диде ул аннары. Сәламәт кулы белән чәчен сыпырып куйды да иң алдан сөйләгән яңа тунлы абзыйга мөрәҗәгать итте: – Әйтегез әле, иптәш, нинди эштә эшлисез сез?

      – Кая кушсалар – шунда! – диде Галләмов.

      – Ә узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез?

      – Син нәрсә пркарур шикелле дупруслый башладың әле мине?

      – Сез алай кызмагыз әле, иптәш! Прокурор булып түгел, җыелыш исеменнән үтенәм бит мин: