Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде


Скачать книгу

вакыт иде бит инде сезгә!

      – Акыл белән мин үзем дә шулай уйлый идем, – диде ул, сабырлана төшеп. – Үземне шуңа ышандырырга тырышып та карадым. Ләкин акылдан тыш йөрәге дә бар бит әле адәм баласының. Аны берничек тә акылга буйсындырып булмады шул. Нигә шулай каршылыклы икән бу кеше тормышы? Син яраткан кеше нигә сине яратмый икән? Нигә син үзең күрергә дә теләмәгән кешеләр синең өчен саргаеп-кибеп йөри икән? Шушы Көрнәледә генә дә ничә егет йөрде артымнан! Ә мин аларга әйләнеп тә карамадым. Неужели шулай үзем яратмаган кеше белән гомер итәргә туры килер миңа да?

      Мин, хәтта инде нигә бүген районга барырга чыгуыма үкенеп, үземне үзем тиргәштереп бара идем. Гөлүсә иңнәремнән тотып, илереп күзләремә текәлгәч, башта, әллә тарантастан куып төшеримме, дип тә уйладым. Ләкин аның йөзендәге сагышны, үкенүне һәм газапны күргәч, ул уемнан кире кайттым да, юатырга тырышып:

      – Борчылмагыз, Гөлүсә, нигә алай булсын, ди! Сез дә яратырсыз әле, миннән йөз мәртәбә акыллырак, шәбрәк кешене яратырсыз! – дидем.

      Ул күзләрен мөлдерәтеп тагын бераз миңа текәлеп карап барды да:

      – Мин үз хәлемне үзем беләм, Өлфәт абый, син миңа акыл биреп азапланма инде, яме! – диде.

      Юатыр сүз таба алмаганлыктан, мин дәшмәдем. Аны ишетмәгәнгә салынып, атның дилбегәсен кагып куйган булдым. Ат җиңел генә юртып китте. Чокыр-чакырлы урман юлы тарантасны шактый нык чайкый башлагач, Гөлүсә тураебрак утырды. Мин, үзен кулга алды, ахры, бу кызыкай дип, җиңел сулап куйдым. Ләкин шулчак һич тә көтелмәгән бернәрсә булды. Гөлүсә кинәт минем кулдан дилбегәне тартып алды да, атны шып туктатып, йөрәк тавышы белән:

      – Их, Өлфәт абый! – дип куйды. Аннары ниндидер бер кыргый көч белән кочып алып, яшькә чыланган озын керфекләрен битемә тидерә-тидерә, мине үпте.

      Кайнар иреннәре биткә тигәч, мин дә аны кочып үпми калалмадым… Акыл белән түгел, ничектер үзем дә сизмәстән…

      Нәкъ шулчакны якында гына:

      – Алла куәт бирсен, Өлфәт абый! – дип кычкырып көлешә башлаган малайлар тавышын ишеттем һәм, ни әйткәнемне үзем дә абайламыйча:

      – Рәхмәт! – дип куйдым. Корт чаккандай сискәнеп, тарантастан сикереп төштем дә тавыш килгән якка бара башладым. Ләкин көлешүчеләрнең берсен дә яхшылап күрә алмый калдым: алар куелыкка йөгерешеп кереп киттеләр, артларыннан куак ботаклары гына селкенеп калды. Миңа шунысы гына ап-ачык иде: ул малайлар – чикләвек җыярга килгәннәр һәм мине белә торган малайлар…

      Мин юлымны дәвам иттем, ә оялуыннан мәк чәчәге төсле кызарган Гөлүсә исә:

      – Кичер, Өлфәт абый, мин юләрне, минем аркада килеп чыкты бу, – диде дә авылга кайтып китте.

      Кичен мин районнан әйләнеп кайтканда, Сәкинә өйдә юк иде. Мине ташлап, Янтыкка, үз авылларына кайтып киткән иде ул. Теге безне урманда күргән малайлар арасында минем Ирек тә булган икән һәм ул, кайткач, әнисенә барысын да сөйләп биргән. Башка чакта шундый сабыр Сәкинәм бу юлы түзә алмаган, Иреккә «әтиең минем арттан килеп йөрмәсен» дип әйтеп китеп үк барган.

      Гөлүсә дә, урманнан борылып кайтып, әйберләрен җыештырган